Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара китапханәсендә узган фестивальдә балалар үткәнгә сәяхәт кылды

Поликультура фестивале татар һәм мари халкының гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен тулысынча берләштерде.

Кукмарада Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган «Үткәнгә сәяхәт» дигән балалар фестивале узды, дип хәбәр иттеләр район үзәк китапханәсендә. Халык мәдәнияте фестивален үткәрүнең башлап йөрүчесе - Кукмара шәһәренең 6нчы номерлы «Салават күпере» балалар бакчасы. Фестивальгә Әсән-Елга һәм Починок Кучук авылының аз комплектлы балалар бакчалары да кушылды.

«Үткәнгә сәяхәт» дигән матур поликультура фестивале татар һәм мари халкының гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен тулысынча берләштерде, ди китапханәчеләр. Балалар кунаклар игътибарына «Солдат озату», «Аулак өй», «Беренче яфрак бәйрәме - Семык» йолаларын тәкъдим иттеләр. Матур фольклор костюмнары, халык көйләре әлеге чараны тагын да ямьләндерде.

Жюри әгъзалары: «Халыклар дуслыгы йорты» житәкчесе Гөлнара Гареева, 6нчы номерлы «Салават күпере» балалар бакчасы мөдире Лилия Каюмова, Кукмара муниципаль районы китапхәнәсе методисты Рушания Измайлова, фестивальгә әзерлекне югары бәяләделәр, балаларның туган телен, үз мәдәниятләрен яхшы белүләрен билгеләп үттеләр.

Китапханәче фирдания Фирдания Закирова балаларга матур презентация ярдәмендә Кукмара районы территориясендә яшәүче халыкларның тарихы турында сөйләде, районның күренекле кешеләре белән таныштырды.

Фестиваль нәтиҗәләре буенча Кукмара шәһәренең 6нчы номерлы «Салават күпере» балалар бакчасы «Солдатка озату» йоласын күрсәтеп җиңүче булды. Әсән-Елга һәм Починок Кучук авылы балалар бакчалары әлеге чараның призерлары дип танылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: туган тел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

erid: 2VtzqxWHLUk