Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара хатын-кызлары намазлык чигә

«Намазлык - йөзгә аклык» бәйгесендә 30га якын намазлык тәкъдим ителде.

Кукмараның Туеш мәчетендә «Намазлык - йөзгә аклык» бәйгесе узды. «Ак калфак» җирле бүлекчәсе, Кукмара мөхтәсибәте, Туеш мәчетенең мөслимәләр берләшмәсе инициативасы белән оештырылган чара Туган тел һәм халык бердәмлеге елына багышланган иде. Жюри хөкеменә 30га якын намазлык һәм 25 дисбе тәкъдим ителде. Иң яхшылары номинацияләр буенча билгеләнде.

Кулдан, чигү машинасында төрле тукымаларга берсеннән-берсе матур орнаментлар төшереп ясалган мөселман эшләнмәләре бу көнне беркемне дә битараф калдырмады.

Борынгы әби-бабалардан калган намазлыклар аерым игътибарга лаек иде. Чөнки аларның тышкы матурлыгы гына түгел, ә бай тарихы да зур әһәмияткә ия. Бүгенге көндә мондый ядкәрләр музейда, кешеләрнең шәхси архивында ата-бабаларыннан калган истәлек булып кадерләп саклана.

Купка авылыннан Вәккас бай Гайнетдиновның 19нчы гасырга караган чәчәкләр белән бизәкләп эшләнгән йон намазлыгы аеруча игътибарны җәлеп итте. Бай үзе 1930 елның февралендә репрессияләнә. Әлеге намазлыкны исә аның Ташкентта яшәүче оныгы Рәисә Хөсәенова 2015 елда Кукмарадан Зәйдуллиннар гаиләсенә тапшыра. Гаилә башлыгы Булат Зәйдуллин исә аны Кукмара туган якны өйрәнү музеена бүләк итте.

Шунысы куанычлы, бүгенге көндә дә Кукмарада намазлык чигү белән шөгыльләнүче гаиләләр бар. Мәсәлән, конкурста иң яшь катнашучы Кукмара гимназиясенең 9нчы сыйныф укучысы Әминә Хаматдинова кечкенәдән кул эшләрен яратып башкара. Бу талант аңа әбиләре, әнисеннән бирелгәндер, дип уйлый.

«Дүрт ел рәттән технология буенча олимпиадада катнаштым. Быел эшем сумка-трансформер, намазлык һәм тапочкалардан торган намаз уку комплекты иде. Аның өчен мин җиһаз текстилен сайладым. Бүген тәкъдим ителгән келәмнәрнең берсе - чигү, икенчесе аппликация белән бизәлгән», - дип сөйләде ул.

Конкурска куелган дисбеләр дә формасы, зурлыгы, эшләнгән материалы буенча бик күптөрле. Арасында буыннан-буынга тапшырылып килгән борынгылары, шулай ук заманча ясалганнары да бар иде.

«Дисбе ясау эше белән кызыксыну миңа һәм апам Даниягә әниебез Минневафтан күчте. Хөрмә җимешенең төшләреннән беренче дисбене ул 1967 елда ясый. Чөнки ул вакытта сатуда андый әйберләр булмый. Бу бик зур тырышлык сорый торган хезмәт була: башта 3-4 сәгать дәвамында төшләрне суда кайната, аннары шомартып, чистарта. Бары шуннан соң гына без ярдәмендә тишекләр ясап, җепкәләргә тезә. Әни дисбеләрне сораган һәркемгә ясап бирә иде, ә 2002 елда ул бакыйлыкка күчте. Аның истәлеге булып әлеге әйберләр калды. Хәзер менә үзебез бу һөнәр белән шөгыльләнәбез», - дип сөйләде Кукмарадан 66 яшьлек Асия Шәрәфиева.
 

Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев