Җинаятьче үз гаебен таныды.
Кукмара районы прокуратурасы 62 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча гаепләү карарын хуплады. Суд аны утлы корал һәм аңа кирәк-яракларны законсыз саклауда, коралны законсыз үзгәртүдә гаепле дип тапты.
Иске Кенә-Юмья авылы кешесе урманда тапкан бер көпшәле ау мылтыгын хуҗалыгында саклаган. Моннан тыш, ир-ат аның кәүсәнең бер өлешен үзгәртеп ясаган. Полиция хезмәткәрләре коралны алганнар.
Җинаятьче үз гаебен таныды. Суд шул ук сынау срогы белән аны 4 ел һәм 1 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте.
Хөкем карары үз көченә әле кермәде.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев