Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара егете, спортчы һәм тренер Рифат Галеев өчен хоккей - гомерлек мавыгу.

Спортчының җиңүләре аз түгел. Аның өчен иң истә калган вакыйга – Саба районы командасы составында Россия Чемпионатында катнашу. Ә үзешчән командалар арасында Бөтенроссия финалы Сочи шәһәрендә үтә. Спортта иң мөһиме – сәламәт яшәү рәвеше, туклану режимы һәм тырышлык, ди хоккейчы. Боларны үтәгәндә генә спорт үрләрен яулап була.

Соңгы вакытта илебез халкы футбол белән яши. Стадион трибуналарында, телевизор каршында меңләгән, миллионлаган футбол фанатлары үзләренең яраткан командалары өчен җан аталар, матч нәтиҗәсе өчен борчылалар. Шулай ук хоккей да бик популяр. Берәүләр өчен ул балачак хатирәсе булып калса, Кукмара егете, спортчы һәм тренер Рифат Галеев өчен – гомерлек мавыгу.

- Мин хоккейга алты яшьтә килдем. Мөгаен, минем бала чагымда хоккей иң популяр уен булгандыр. Бөтен ишегалларының да үз командасы бар иде диярлек, малайлар, дөньяларын онытып, кыш көне бозда алка кудылар, - дип сөйләде “Олимп” боз сараеның хоккей тренеры Рифат Галеев. –  Минем ике абыем да – спортчылар. Шуңа да миңа үрнәк алырлык, охшарга тырышырлык кешеләр булды. Мәсәлән, уртанчы абыем Ришат – самбо буенча Россия чемпионы, ә олы абыем Ринат хоккейда уйнады. Тренер Илдар Ганиев Кукмарадан Теләчегә күченгәч, мин дә аның чакыруы буенча унынчы сыйныфтан соң күрше районга киттем, анда унберенче сыйныфны тәмамладым. Хәзер минем остазым безнең шәһәрдә яши һәм эшли.

Рифат үзенең беренче уенын бик яхшы хәтерли. Малайлар Биектау районы командасына каршы уйныйлар. Кукмара командасы (ул вакытта “Вахитле” дип аталган) 13:1 исәбе белән җиңү яулый. Биектау районы тренеры яшь спортчыларга хәтта шоколад та өләшә. Рифат Галеевка ул чакта 7 яшь тирәсе була. Я каушагангамы, я тәҗрибә җитмәгәнгәме, капкачының капкасына беренче алка керә. Ул елап җибәрә, бик борчыла. Әмма әлеге очрак алга бару өчен этәргеч була. Спортчы сүзләренә караганда, хоккей – күп көч, вакыт, чыдамлылык таләп итә торган җитди уен. Хоккейны чын ир-егетләр уйный, дип, юкка гына әйтмиләр. Үзеңнең вакытыңны дөрес бүлсәң, барысына да өлгереп була. Иң мөһиме – төрле тәртипсезлекләр белән шөгыльләнергә һәм кызыксыну чараларына вакыт калмый. Чөнки спорт – начар гадәтләргә каршы яхшы альтернатива ул. Даими күнегүләр холыкны чыныктыра. Спорт кешене физик яктан гына түгел, ә психологик яктан дакысада тота. Хәзер дә Рифатның вакыты планлаштырылган. Мисал өчен, бу елда ул үзе дүрт лигада уйнаган, төрле турнирларга йөргән.

Хоккей кышкы спорт төре булса да, спортчы җәйге чорда үз формасын югалтмаска тырыша: футбол уйный. Сүз уңаеннан, хоккейчыдан футбол буенча Дөнья Чемпионатын каравы турында кызыксындык. Ул карау гына түгел, ә Россия җыелма командасы өчен җан ата икән.

Спортчының биш яшьлек улы Динияр да спорт белән дус. Бервакыт Рифат аны уенны карарга алып килә. Әтисенең капкада торуын күргәч, малай да капкачы булырга теләген белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk