Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара дәваханәсенең «Ашыгыч ярдәм» бүлеге фельдшеры Эльмира Ганиева сабыр, әдәпле, позитив

Медицинада ваемсызлыкка урын юк, эштә иң мөһиме – профессиональлек кенә түгел, пациентларга карата игелекле, яхшы мөнәсәбәт тә, ди медик.

Һәрвакыт көтеп алынган, бер үк вакытта нәфис һәм кыю, назлы һәм кырыс, һәрчак эчкерсез, олы йөрәкле... Бу сүзләрнең барысы да район үзәк дәваханәсенең  ашыгыч ярдәм бүлеге фельдшеры Эльмира Ганиева турында. Язның иң гүзәл бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан без әлеге игелекле хезмәт иясе белән якыннанрак танышырга булдык.

Гадәттә, «ак халатлы кешеләр» дигән гыйбарәне ишеткәндә, күбебез табибларны күз алдына китерә. Әмма табиблардан тыш, бу киемне урта медицина персоналы хезмәткәрләре дә кия, аларга да пациентларның рәхмәте зур. 

Иртәнге сәгать алтыда йокыдан тору, төнге кизү, смена саен 10-15 чакыру кабул итү – Эльмира Рафис кызының гадәти эш көне. Бер тапкыр һәм гомергә сайлаган хезмәтенә ул егерме бер елга якын инде тугры кала.

«Сигезенче сыйныфта укыганда мин тормышымны медицина белән бәйләргә телим, дигән нәтиҗәгә килдем. Тик хәзерге вакытта аның сәбәбен төгәл генә хәтерли алмыйм, әмма аңа кадәр безнең нәселдә медицина хезмәткәрләре юк иде. Әнием Рәсимә - китап кибетендә сатучы, әтием Рафис сельхозтехникада склад мөдире булып эшләде. Безнең нәселдә мине медицина өлкәсенә беренче юл салучы дип тә атарга була, чөнки соңыннан сеңелләрем дә шул эздән китте. Яшь вакыттан ук билгеләнгән максатыма ныклы адымнар белән бардым, әлеге һөнәрне сайлавымны әти-әниләр дә хуплады. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1998 елда Казан медицина көллиятенә укырга кердем. Биш ел Казандагы ашыгыч медицина ярдәме станциясендә эшләдем. Ә 2005 елда туган ягым Кукмарага кайтып, район үзәк дәваханәсенә эшкә урнаштым. Безнең бригадада фельдшер, машина йөртүче, диспетчер һәм санитарка хезмәт куя. Коллектив тату, бердәм, еллар дәвамында бер-беребезне ярты сүздән аңларга өйрәндек», - дип сөйли Эльмира.

Аның сүзләренә караганда, медицинада ваемсызлыкка урын юк, эшләрендә иң мөһиме – профессиональлек кенә түгел, пациентларга карата игелекле, яхшы мөнәсәбәт тә. Чөнки смена вакытында пациентлар нинди генә сораулар белән мөрәҗәгать итми, аларның һәрберсенең үз авыру тарихы бар, бу - хроник авыруларның кискенләшүе, имгәнүләр, төрле патологияләр, инсульт, вирус инфекцияләре һәм башкалар. Еш кына ялган чакырулар да була икән, шалтыратучылар арасында өлкәннәр дә күп.

«Кайчагында өлкәннәргә медицина ярдәме түгел, ә күңел зарларын тыңлап, җылы сүз белән булышу, игътибар кирәк», - ди Эльмира Рафис кызы. Шулай ук хезмәтендә кызыклы, мәзәк хәлләр дә була, аларны да елмаеп искә ала фельдшер.

«Хәтерлим әле, моннан берничә ел элек 60 яшьтәге бер ханымнан шалтырату кабул итеп алдык. Ул кан басымына зарланды. Килдек, медицина ярдәме күрсәттек, ә ул дүртаяклы дустын да тыңлап каравыбызны сорады. Эттә аритмия икән. Тик мин бит ветеринария табибы түгел», - дип елмая әңгәмәдәшем.

Эльмира - сабыр, әдәпле, позитив,  ул бөтен пациентларына да бертигез карарга тырыша, хезмәтен бар күңелен биреп башкара. Эш графигы тыгыз булуга карамастан, улларына, үзенә дә вакыт таба. Барысына да ничек өлгерәсез, дигән сорауга:

«Хатын-кызлар турында көчсез зат дип сөйләсәләр дә, практика аларның кайчагында ир-атлардан да ныграк, чыдамрак булуын күрсәтә. Хатын-кыз ул теләсә нинди шартларга тиз җайлаша, югалып калмый. Мин дә озак еллар эшләү дәверендә әлеге графикка ияләндем инде, үземне башка өлкәдә күз алдына да китерә алмыйм. Өйгә кайткач, барлык борчуларны онытам, биредә мин – улларым Әнвәр һәм Данияр өчен яраткан әни, хуҗабикә: камыр ризыклары пешерәм, чисталык һәм уңайлылык булдырырга тырышам. Буш вакытта улларым белән актив ялны үз итәбез: тимераякта шуабыз, җәен диңгезгә барабыз. Алар минем эшемне аңлый. Кечесе Данияр киләчәктә язмышын медицина белән бәйләргә һәм теш табибы булырга тели», - ди ул.

«Медицина хезмәткәре буларак, яз бәйрәме уңаеннан хөрмәтле хатын-кызларга нинди киңәшләр бирер идегез?» - дип сорыйм әңгәмәдәшемнән.

«Әлбәттә, иң беренче чиратта, үзегезне саклагыз, сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз һәм  актив булыгыз, дип әйтәсе килә. Тормыш юлыннан һәрвакыт елмаеп, яхшы кәеф, үз көчеңә ышаныч һәм матур хатын-кыз булу теләге белән атларга кирәк», - ди Эльмира.
 

фото: шәхси архивтан; Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мы Ильмирочку знаем и любим очень хорошая фелдшер,приветливая отзывчивая,я ее давно знаю мне она очень нравиться. Всем бы такими быть.У нас в ЦРБ все фельшера хорошие спасибо им.????

    erid: 2VtzqxWHLUk