Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара дәваханәсе планлы профилактик чараларны вакытлыча кичектерде

Планлы профилактик тикшерүләрнең кабат кайчан башланачагын хәбәр итәчәк.


Коронавирус эпидемиясенә бәйле рәвештә һәм иминлекне тәэмин итү максатында, район үзәк дәваханәсендә планлы профилактик чаралар (медицина тикшеренүләре, диспансерлаштыру һәм башкалар) вакытлыча туктатылды. Бу хакта дәваханәнең поликлиника эшләре буенча баш табиб урынбасары Руслан Димитриев хәбәр итте.

«Эпидемиологик торыш белән бәйле рәвештә һәм иминлекне тәэмин итү максатында, район үзәк дәваханәсендә уздырылучы планлы профилактик чаралар вакытлыча туктатыла», - ди Руслан Димитриев.

Дәваханәдә әлегә планлы диспансерлаштыру, профилактик тикшерүләр, балаларны һәм өлкәннәрне вакцинацияләү һәм башка планлы чаралар үткәрелми.

Дәваханә җитәкчелеге булдыра алганча үзизоляция режимын сакларга чакыра, бу аеруча 60 яшьтән узганнарга кагыла. Медицина белән бәйле сорауларны табибны өйгә чакырып яисә поликлиникага 2-77-63 (балалар регистратурасы), 2-74-20 (өлкәннәр регистратурасы) номерлары аша шалтыратып хәл итүегезне сорыйбыз.

Планлы профилактик тикшерүләрнең кабат кайчан башланачагын хәбәр итәчәкбез.

фото: Эльвира Мубаракшина/ «Трудовая слава»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk