Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара блогеры Айгөл Сәмигуллина: Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә катнашу һәркем өчен мөһим

Социаль челтәрләрдә танылган авыл блогеры РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирде.

РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча сайлау бик мөһим вакыйга. Вахит авылыннан танылган блогер, Интернет челтәрендә күпләргә «Айгуль в селе» аккаунты аркылы таныш Айгөл Сәмигуллина безнең белән шулай дип уртаклашты.

«РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча сайлау һәркем өчен мөһим вакыйга. Әлеге үзгәрешләр тормыш шартларын тагын да яхшыртуга ярдәм итәр, дип ышанам. Чөнки безнең биш бала бар аларның киләчәге өчен борчылабыз. Шуңа күрә без ирем белән авылның мәдәният йортында урнашкан сайлау участогына барып, үз тавышыбызны биреп кайттык», - диде ул.

фото: https://www.instagram.com/aigul_vcele

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk