«Кукмара авазы» радиосының алып баручысы Алсу Гаязетдинова сугышта катнашкан бабасы турында сөйләде
Аның сугыш турында үз куллары белән язган истәлек-хатирәләре әле дә гаилә архивында саклана, диде ул.
Әтиебез ягыннан бабаебыз Гаязетдинов Имаметдин Гаязетдин улы 1926 елның 13 ноябрендә Югары Арбаш авылында дөньяга килә.Сугыш башланганда аңа нибары 15 яшь була. 1943 елның октябрь аенда хәрби хезмәткә чакырыла. Башта Суслонгерда өйрәнүләр үтәләр. Соңрак Орджоникидзе шәһәренә күчерелеп, НКВДның 336нчы укчылар полкында хезмәт итә. Сугышның барлык авырлыгын, бергә хезмәт иткән иптәшләрен югалту ачысын шул елларда татый алар.
1944 елның октябрендә бабаебыз яраланып, Вильнюс шәһәрендә госпитальдә дәвалана.Тернәкләнеп чыкканнан соң, шоферлар курсына җибәрелә. 1945 елда Кенингсберг шәһәре алынганнан соң, шунда комендант полкында,соңрак элемтә полкында хәрби хезмәтен дәвам итә. 1950 елга кадәр шофер булып эшли.Шул елның май аенда демобилизацияләнеп, туган якларына әйләнеп кайта. Гаилә корып,әбиебез Тәлия белән 4 малай тәрбияләп үстерәләр.
Бабаебыз 90 яшьлек юбилеена ай ярым вакыт калып барганда, 2016 елның сентябрендә бакыйлыкка күчте.
Аның сугыш турында үз куллары белән язган истәлек-хатирәләре әле дә гаилә архивында саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев