Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Күппрофильле лицей укучылары “Мин татарча сөйләшәм” акциясенә кушылдылар

Әлеге акция татар телен популярлаштыруның иң үзенчәлекле ысулы һәм халыкта зур кызыксыну уята торган чараларның берсе

Ел саен апрель аенда республика күләмендә “Мин татарча сөйләшәм” акциясе үткәрелә. Шул уңайдан күппрофильле лицейный 6-7нче сыйныф укучылары район Башкарма комитетында кунакта булдылар.

Әлеге акция татар телен популярлаштыруның иң үзенчәлекле ысулы һәм халыкта зур кызыксыну уята торган чараларның берсе. Әлеге чара милләтара дуслыкны ныгытуга да ярдәм итә.

Укучылар сораулар ярдәмендә туган телебезгә карата кызыксыну уяттылар, татар теленең аһәңлеген, матурлыгын шигырьләр, җырлар ярдәмендә күрсәттеләр. Әңгәмәне “Туган тел” җыры белән тәмамладылар. Мондый чаралар ешрак оештырылса яхшы булыр иде.

Елена ОРЕХОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев