Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Коррупционер булу куркыныч кына түгел, хурлыклы да гамәл

2020 елда гына да Татарстан Республикасында хокук саклау органнары тарафыннан ришвәтчелекнең 425 очрагы ачыкланган.

Соңгы вакытта без коррупциягә каршы көрәш турында күптөрле хәбәрләр ишетәбез. Ул безнең дәүләт эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булды һәм шулай булып кала да.

Россия Федерациясе тарафыннан ике Халыкара Конвенция ратификацияләнде: «Коррупция өчен җинаять җаваплылыгы турында» һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасының коррупциягә каршы Конвенциясе.

Коррупциягә каршы торуның хокукый нигезен РФ Конституциясе, федераль һәм региональ законнар, халыкара хокук нормалары, муниципаль хокукый актлар тәшкил итә.

Россиядә, шул исәптән безнең республикада да, ел саен коррупцион хокук бозулар ачыклана. 2020 елда гына да Татарстан Республикасында хокук саклау органнары тарафыннан ришвәтчелекнең 425 очрагы ачыкланган. Шуларның 164е - ришвәт алу, 174е - ришвәт бирү һәм 87се ришвәт алуда арадашчылык.

Бүген коррупциягә каршы дәүләт сәясәтенең төп бурычы — һәркайсыбызда коррупционер булу куркыныч кына түгел, хурлыклы да икәнлеген, ә гадел яшәүнең отышлы һәм дәрәҗәле икәнлеге турында эчке инану формалаштыру.

Законны бозмагыз! Хәтердә тотыгыз! Беркайчан да ришвәт бирмәскә, беркайчан да ришвәт алмаска!

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коррупция

erid: 2VtzqxWHLUk