Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Коньяк Кореяда укучы райондашыбыз белән әңгәмә

    Коньяк Корея балалары әле дә безнең ил кешеләре традицион рус сарафаннарыннан һәм күлмәкләреннән йөри, дип уйлыйлар

    Бу серле ил, аның халкы, мәдәнияте һәм тормышы турында райондашыбыз, 21 яшьлек Зөһрә Минһаҗева  бик озак сөйли ала. Кыз Кукмарада туып-үскән, 2016 елда Кукмара 4нче урта мәктәбен тәмамлаган. Язмыш аны бу көнчыгыш иле белән бәйләр дип уена да китермәгән. Гәрчә бала чагыннан ук сәяхәт итү, төрле ил кешеләре белән аралашу турында хыялланса да.

    - Мин һәрчак актив булдым. Мәктәптә төрле конкурсларда һәм олимпиадаларда катнаштым, тарихны, чит телләрне өйрәндем. Өлкән сыйныфларда күп кенә укучылар кебек үк һөнәр сайлау проблемасы белән очраштым. Чит телләрдән тыш, сәясәтне, икътисадны өйрәнәсем килде. Әнием һәм укытучылар киңәше белән “халыкара мөнәсәбәтләр” белгечлегендә тукталдым. Имтиханнарны уңышлы тапшырып, Удмурт дәүләт университетына укырга кердем.
     

    - Кореялеләр рус халкына, мәдәниятенә хөрмәт белән карыйлар. Россияне бик зур ил дип беләләр. Безнең илдә ел әйләнәсе кыш һәм суык, дигән фикер яши аларда. Бездә дә андагы кебек дүрт ел фасылы барлыгы турында сөйләсәң, бик гаҗәпләнәләр. Көньяк Корея балалары әле дә безнең ил кешеләре традицион рус сарафаннарыннан һәм күлмәкләреннән йөри, дип уйлый. Бәхеткә каршы, алар инде безнең урамнар буйлап аюлар тәпили дигән фикердә түгел. Барлык диярлек кореялеләр Президентыбыз  Владимир Путин турында беләләр, - ди Зөһрә.

    Кызның әйтүенә караганда, моннан берничә ел элек тиздән чит илдә белем алачагын һәм башка чит ил студентлары белән тәҗрибә уртаклашачагын күз алдына да китерү кыен булган. Барысын да бер очрак хәл иткән: икенче курста укыганда университетта академик мобильлелек конкурсы үткәрелүе турында ишеткән һәм шунда катнашырга карар кылган. Белем алу өчен заявканы  ике чит ил югары уку йортына бирергә мөмкин булган, Зөһрә Көньяк Кореянең Тэгу шәһәрендәге Кемен университетын сайлаган.

    - Минем бу ямьле һәм серле илне күрәсем, аның мәдәниятенә “чумасым”, кореялеләрнең аш-суларын тәмләп карыйсым килде. Хыялым тормышка ашты, җиңүчеләр арасында мин дә бар идем, - дип сөйли ул. – Университет территориясе бик зур, беренче атнада адашу да мөмкин иде. Биредә берничә тулай торак, китапханә, тренажер залы һәм хәтта кореялеләрнең традицион авылы урнашкан. Бер ай эчендә бу илдә мин бик күп уңай тәэсирләр алдым. Шунысы сөенечле: миңа әле күпне күрергә һәм белергә туры киләчәк.

    Россия студентларын Keli House тулай торагына урнаштырганнар. Бу бина дүрт катлы, беренче һәм дүртенче катлары – хатын-кызлар өчен, икенче һәм өченче катлар – ир-егетләрнеке. Барлык катларда да диярлек дәресләр өчен сыйныф бүлмәләре һәм суыткыч белән микродулкынлы мич урнаштырылган кечкенә бүлмәләр бар, әмма бинада аш-су пешерү рөхсәт ителми. Бүлмәдәше Даниядән килгән кыз булып чыккан. Кореялеләр телен кыз Кореягә килгәч кенә өйрәнә башлаган. “Ул өйрәнергә җиңел түгел һәм Европа яки Азия телләренә охшамаган, хәер, кайбер сүзләре кытай һәм инглиз телләре системасыннан алынган. Телне өйрәнгәндә бигрәк тә сүзләрнең әйтелеше, лексика һәм грамматикасы авыр бирелә, чөнки җөмләләр без уйлаган тәртиптә төзелми”, - дип уртаклаша үзенең фикерләре белән әңгәмәдәшем.

    Уку процессы безнең илдәгенекеннән күпкә аерыла икән. Мәктәптә 12 ел укыйлар. Дәресләр иртән башлана һәм төнгә кадәр дәвам итәргә мөмкин.  Кореялеләр өчен бу нормаль хәл дип санала. Югары уку йортында дәрес 1 сәгать 15 минут дәвам итә. Расписаниене студентлар үзе төзи, бу бик уңайлы, чөнки үзең кызыксынган һәм киләчәк һөнәрең өчен кирәкле фәннәрне сайлап алырга мөмкин. Зөһрә сайлаган курслар инглиз телендә алып барыла. Профессор, гадәттә, кирәкле материалны бирә, шуңа күрә лекцияләрне язып бару кирәкми. Һәр студентның шәхси кабинеты бар, анда кирәкле мәгълүматны яки кызыксындырган фән буенча презентация табарга була. Укытучылар биремнәрне яки имтихан сорауларын, гадәттә, шәхси кабинетка җибәрәләр. Имтиханнар вакыты ике: mid-term һәм final exams. Имтихан форматын укытучы үзе сайлый: бу - эссе язу, тест чишү яки нинди дә булса тема буенча фикер алышу.
     

    Кореялеләрнең аш-суы бик төрле. Өстәлләрендә - гел диярлек дөге,“кимчхи” (әчетеп тозланган кәбестә), аш, төрле кабымлыклар, мәсәлән, балык, ит, гөмбә яки яшелчәләр... Аш-суларының күбесе телне яндырырлык  әче булганлыктан, кемгә ошарга, кемгә ошамаска мөмкин. Кореялеләр этләрне ашыйлар, дигән фикер дә яши. Чынлыкта эт итеннән әзерләнгән ризыкларны рестораннарда гына бирәләр, ул ит бик кыйммәтле булганлыктан, кореялеләрнең барысы да аны татып карый алмый. Бу ризыкны әзерләү өчен этләрнең махсус токымы үрчетелә. Шулай да көньяккореялеләр җәмгыяте, күбесенчә Европа традицияләрендә тәрбияләнгән яшьләр  “кешенең дусты”н ашауга тискәре карый.

    Кореялеләр – ачык йөзле, мәрхәмәтле, эш сөючән һәм һәркайчан ярдәмгә килергә әзер халык. Барысын тиз-тиз эшләргә, үзләре әйтүенчә, “пали-палли” яраталар. Барчасы өлкәннәргә гаҗәеп хөрмәт күрсәтә: кечеләр беркайчан да аларга тавыш күтәрми. Әти-әниләрен, укытучыларны ихтирам итәләр. Әмма әдәп саклау йөзеннән үзләренең фикерләрен төгәл итеп, турыдан-туры әйтмиләр, бу хәл аралашуны кыенлаштыра һәм аңлашылмаучанлыклар тудырырга мөмкин.

    Моннан тыш, Кореядә караклык юк диярлек, машиналарны алып китмиләр, урлашмыйлар. Күп кенә әйберләр, ашамлыклар урамда ятарга мөмкин, әмма беркем дә аларны урларга җөрьәт итми, чөнки биредә һәр почмакта видеокамералар куелган. Полиция  бик тиз эш итә, явыз ниятле кешене тоту кыен түгел. 

    Кореяне еш кына “Иртәнге сафлык иле” дип атыйлар. Эш шунда ки, элеккеге заманнарда Корея ярымутравында язуны белмәгән борынгы дәүләт булган. Ничек дип аталгандыр, анысы билгесез. Белемле күршеләре – кытайлылар – якын кешеләренә хатлар җибәргәндә ул илне яңгырашы бертөрлерәк булган ике иероглиф белән “чо сон” дип яза торган булганнар. Иероглифларның мәгънәсе турында әллә ни кайгыртмаганнар, әмма Кытай теленнән тәрҗемә итсәң, иртәнге сафлык дигән матур сүз килеп чыга.

    Бу илдә кыз кешенең  ачык түшле күлмәк киюе әдәпсезлек булып санала. Кыска итәкләр кию закон белән тыела. Кызлар һәм егетләр кечкенәдән үк үзләрен карарга, тән тиресен тәрбияләргә ияләнгәннәр. Биредә косметика чаралары бик күп: хатын-кызлар һәм ирләр өчен дә. Хәтта косметика сатыла торган тулы бер урамнар бар. Бу чаралар сыйфатлы һәм нәтиҗәле булып санала. Ирләр үзләренең йөз-кыяфәтләре турында  кайгырту буенча хатын-кызлардан калышмыйлар, хәтта декоратив косметика чараларына да акчаларын кызганмыйлар. Шуңадыр кореялеләр һәрчак үз яшьләренә караганда яшьрәк күренәләр.

    фото: шәхси архивыннан

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: