Комаровлар йорты
Кукмараның истәлекле урыннарын барлаганда бу төбәктә итек басуны сәнәгать нигезенә салган бертуган Комаровлар 1870 елда төзеткән ике катлы таш бинага аерым тукталып узасы килә.
Өске фасады зәвыклы таш орнаментлар белән бизәлгән бу бина бүгенге көндә дә архитектура үрнәге булып тора. Йортның икенче каты күз явын алырлык төрле таш сыннары белән җәлеп итә, парлап куелган биек тәрәзәләр ампир һәм эклектика стильләре бергә кушылып эшләнгәне сизелә. Белгечләр фикеренчә, XIX гасыр уртасында әлеге архитектура үрнәкләре Европа илләрендә киң таралган булган. Беренче карашка бәрелеп торган купшылык һәм көязлекне күреп алуга, исеме билгесез булып калган архитектор йортны проектлаганда хуҗаларның барлык теләкләрен дә исәпкә алган, дип уйлыйсы килә. Өске өлеше ярым дуга формасында эшләнгән, таштан салынган зур капка аша ишегалдына узуга, иң беренче булып, төп фасадның өчәр метр биеклектәге агач ишекләре күзгә чалына. Аларны ачып кергәч, киң баскыч туп-туры икенче катка алып менә. Анда менүгә фабрикант Комаровларның элек нинди тормыш алып баруларын күзаллавы әллә ни кыен түгел. Уртада – кунак кабул итү залы, стена буйлап һәр якка ашау, ял итү, йокы һәм башка бүлмәләр урнашкан. Бүлмә түшәме гипстан ясалган төрле формадагы бизәкләр белән матурланган. Идәннән түшәмгә кадәр дүрт метр ара, балконга аерым ишек аша керәсе. Анда чыгуга бинаның сул як стенасы буйлап сузылган зур һәм иркен бу балконны күреп хәйран каласың. Күрәсең, җәй айларында хуҗалар тирә-яктагы матурлыктан хозурланып ял итәргә яраткан.
Төп бина белән рәттән бер катлы берничә ярдәмчел корылма да булган. Сакланган истәлекләр буенча бу ташпулатларда фабрикантларның күпсанлы хезмәтчеләре: пешекчеләр, ишегалды җыештыручылар, ат караучылар һәм башкалар яшәгән. Совет чорында Комаровлар йортын һәм аның янындагы башка корылмаларны аз гаиләлеләр өчен бүлмәләргә бүлеп чыктылар.
Безнең өебез якында гына булганга, бу йортны һәр иртә саен тәрәзәдән күреп үстем. Балачагым шул ишегалдында башка малайлар белән уйнап узды. Әле дә хәтерлим: бер дустымның фатирларына эләгү өчен, иң элек агач баскычтан дүрт-биш метр аска таба төшәргә кирәк иде. Өлкән яшьтәгеләрнең сөйләвенчә, анда элек байларның азык-төлек склады булган. Дустымның әнисе: “Бу тоз базыннан кайчан котылырбыз”, - дип зарланганын һич онытып булмый.
Соңгы елларда Комаровлар йорты бушап калды һәм ярым ташландык хәлгә килде. Аны торгызуга акча табу нияте белән төрле конкурслар уздырылды, проектлар төзелде, файдасы гына тимәде. Бинаны аякка бастырырлык сумма район бюджетында да табылмады. Ниһаять, 2018 елның маенда Комаровлар йорты янындагы территория, шәһәр мохитен төзекләндерү проекты нигезендә уздырылган “Халкы ун-унбиш меңлек зур булмаган шәһәрләрне торгызу” конкурсында җиңеп, 55 миллион сумлык грант отты. Яңа килеп ирешкән мәгълүматлар буенча, инде эш башланган: анда Комаровларның кунак ихатасы булачак икән. Халыкка ял итү өчен матур парк ясалган. Шулай ук биналарны реставрацияләү дә көтелә. Дөрестән дә, безгә мәдәни мирас булып калган бу архитектура истәлеге киләчәк буыннарга калсын өчен, сакчыл караш таләп ителә.
Илдар ХӘЙРУЛЛИН,
Түбән Кама шәһәре
фото "Трудовая слава"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Комментарии
0
0
Илдар дустым Рэхмэтебезне белдерэбез. Бу язман бик кирэк безнен буынгада, яшьлэр очен дэ.
0
0