Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Күкшел авылыннан Флюра Хәмәтдинова 16 ел социаль хезмәткәр булып эшли

Ул өлкән яшьтәге ике бабайга, 4 әбигә хезмәт күрсәтә

Тормышыбызны заманча технологияләрдән башка күз алдына китереп тә булмый. Кайсы гына йортка яки фатирга керсәң дә, һәркайсында – микродулкынлы мич, кер юу машинасы, электр чәйнеге. Сүз дә юк, заманча техника тормыш-көнкүрешебезне уңайлырак итә, алар – көндәлек булышчыларыбыз. Шулай да без әле кеше ярдәменә дә мохтаҗ. Аеруча өлкән яшьтәгеләр, ялгызаклар, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр башкалардан таяныч эзли.

 

Социаль хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без, “Тылсым”  үзәге хезмәткәрләренең берсе – Флюра Хәмәтдинова белән очрашып, аларның эш үзенчәлекләре турында сөйләштек. Ул Күкшел авылында яшәүче өлкәннәргә һәм инвалидларга хезмәт күрсәтә. Шуңа юлыбыз безне әлеге авылга алып килде.

Флюра ханым социаль хезмәт күрсәтү тармагында 2002 елдан бирле эшли икән. Үзе ул тумышы белән күрше Малмыж районыннан, медицина училищесында укып, фельдшер һөнәрен үзләштергән. Ләкин белгечлеге буенча озак эшләргә туры килмәгән: Күкшел егетенә кияүгә чыгып, безнең районга күчеп килгән.

- Бу авылда яши башлавыма чирек гасыр була. Өч ир бала тәрбияләп үстердек, олысын инде башлы-күзле иттек, оныгыбыз үсеп килә, - дип,  тормышлары белән таныштырды әңгәмәдәшем үзе тәрбияләгән әби-бабайларның берсе янына барганда.  – Социаль хезмәткәр булып 16 ел эшлим, бүгенге көндә өлкән яшьтәге ике бабайга, дүрт әбигә хезмәт күрсәтәм. Һәр эштә  кебек, башта кыенлыклар булгалады, ләкин соңыннан ияләндем. Үзеңнең башкаларга кирәкле булуыңны аңлау авырлыкларны оныттыра. Әби-бабайларымны хөрмәт итәм, алар да мине һәрвакыт көтеп алалар. Өлкән яшьтәгеләр  бик сак, сизгер күңелле, тиз үпкәләргә дә мөмкиннәр. Кайчагында аларга йорттагы эшне башкаруга караганда, аралашу, игътибар күрсәтү, җылы сүз кадерлерәк.

Флюра Мәгъсүм кызының эш көне сәгатьләренә кадәр бүленгән. Үз карамагындагылар янына ул атнасына дүрт тапкыр бара, өй эшләрендә булыша, азык-төлек, дарулар алып кайта, кирәк булса, кан басымын да үлчи. Бу вакытта элеккеге фельдшер һөнәре бик ярап куя. Хезмәтендә аңа ярдәмче генә түгел, психолог та булырга туры килә. “Әби-бабайлар арасында көйсезләре дә юкмы?” – дип сорамыйча түзмәдем. “Аллага шөкер, андыйлар юк. Һәрберсе белән уртак тел табарга тырышам”, - дип җавап бирде ул. Үз йорты белән яшәүчеләрдә мәшәкать җитәрлек: язын-җәен бакча эшләре  көтеп торса, кышын кар көрәргә кирәк. Социаль хезмәткәрнең эш көне билгеле бер тәртиптә генә бармый, берәрсе кичен дә, ял көннәрендә дә шалтыратырга мөмкин. Шуңа Флюра апаның кәрәзле телефоны һәрчак кесәсендә.

Бу турыда "Хезмәт даны" газетасында тулырак укый аласыз.

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk