Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Киез итек-киез комбинаты фрезерчысы Нияз Нәкыйпов: эшең күңелеңә якын булса гына шатлык китерә

Менә инде 16 ел үз һөнәренә тугрылык саклый ул.

Ремонт-механика цехын киез итек-киез комбинатының
“йөрәге” дип атарга мөмкин. Ул станоклар һәм төрле механизмнарның өзлексез эшләвен тәэмин итә.

Ремонт-механика цехы фрезерчысы Нияз Нәкыйповны без эш урынында – фрезер станогы янында очраттык. Осталыгы нәтиҗәсендә аның кулындагы металл кисәге билгеле бер детальгә әверелә дә куя. Фрезерчы ия булырга тиешле иң мөһим сыйфат ул төгәллекне саклау икән. Ниязның сүзләре буенча, әлеге осталык тәҗрибә белән килә.​

- 2005 елда Янилдәге көллиятне тәмамладым. Биредә механик һәм механизатор һөнәрен үзләштердем. Механиканы балачактан яраттым мин. Бабам Зөфәр төзелеш-монтаж идарәсендә (СМУ-3) шофер булып эшләде, шулай ук әтием дә шофер иде. Кечкенә чагымда үзем дә машина йөртүче булырга хыялландым, - ди Нияз Нәкыйпов.

Дипломлы яшь белгеч бәхетен читтән эзләми, ә 2007 елда комбинатка эшкә урнаша. Ниязны хезмәт династиясен дәвам итүче дип әйтергә дә мөмкин. Аның әбисе Раилә, әнисе Наилә - шулай ук комбинат хезмәткәрләре. Менә инде 16 ел үз һөнәренә тугрылык саклый ул. Башта өч ай слесарь була, аннары аны станок янына куялар, моның өчен комбинатның элеккеге директоры Шамил Әхмәтшин Нократ Аланына фрезерчы һөнәрен үзләштерергә җибәрә. “Коллектив бик җылы каршы алды, монда яшь кадрларга һәрвакыт якты йөз күрсәтәләр. Остазлар үзләре белгән бар нәрсәне өйрәтергә тырыштылар”, - дип, хезмәт юлын исенә төшерә комбинат хезмәткәре.​

- Мин күбесенчә фрезер станогы янында эшлим. Слесарьлар ватылган детальне безгә китерәләр дә аларны төзәтәбез. Фрез ярдәмендә төрле формадагы детальләрне кисәбез. Еллар дәвамында авыр вакытлар да булгандыр инде. Ләкин тиешле деталь килеп чыга икән, бөтен авырлыклар да онытыла, күңелгә рәхәтлек иңә. Күз курка, кул эшли, диләр бит, - дип сөйли әңгәмәдәшем.​

Цехта күптөрле станоклар бар икән: токарь, фрезер, бораулау һәм башкалар. 5нче разрядлы фрезерчы һәр станокның үзенчәлеген белә, аларда барлык эшләрне дә башкара ала.

Әңгәмәдәшем үзен төрле конкурсларда да сынап карый. Әлеге җиңүләр аңа тагын да камилләшергә, үсәргә мөмкинлек биргән. 2016 елда да Казанда узган фрезерчылар арасындагы республика ярышларында өченче урын алган.

Нияз Нәкыйпов тормыш иптәше Чулпан белән ул һәм кыз тәрбиялиләр. “Шөгыльләнә торган эшең күңелеңә якын булырга тиеш, шул чакта гына хезмәт шатлык китерәчәк”, - ди ул.

Илдар Сибгатуллин, ремонт-механика цехы начальнигы:​

Цехта 30га якын кеше. Ремонт-механика цехы коллективы комбинатта булган барлык җиһазларга намус белән хезмәт күрсәтә. Хезмәткәрләрне үз эшләренең чын осталары дияргә була. Нияз – шуларның берсе. Ул тырыш, җаваплы, дисциплиналы, вазыйфасын намус белән, җанын биреп башкара: эзли, таба һәм эшли. Аңа теләсә нинди эшне дә йөкләргә мөмкин, кирәк булганда башкаларга да ярдәм итә. Барлык йөкләмәләрне дә вакытында үти. Хезмәттәшләре белән дә уртак тел таба. Аңа һәрвакыт таянырга мөмкин. Мая

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев