Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Холестеринны киметү ысуллары

Йөрәк мускуллары эшчәнлеген нормага сала, организмнан артык сыеклык һәм холестеринны чыгара. Атеросклерозны кисәтү һәм дәвалауда бик мөһим чара булып тора

Көнбагышны  иртән дымлы тастымалга таратыгыз, өстеннән дә дымлы тастымал белән ябып куегыз. Дымны күзәтеп торыгыз - кипмәсен. 12-15 сәгатьтән яшел «борыннар» күренер. Шыткан орлыкларны термоска салыгыз, өстенә 1 литр кайнап торган су коегыз. 3-5 минут кына ачык килеш тотыгыз да томалап куегыз. Төнне чыксын. Шушы төнәтмәне көнгә 3-4 мәртәбә, ашарга 20 минут кала, 3-6 ай дәвамында эчәргә киңәш ителә.

Кандагы холестеринны киметү өчен менә мондый үләннәр җыелмасы белән дә дәваланып карагыз. 100 грамм гөлҗимешкә 100 грамм ак чыпчык җилеме (омела) кушып болгатыгыз. Ике аш кашыгы шул үләннәр катнашмасын термоска салыгыз да, 2 стакан кайнар су өстәп, төнгә томалап калдырыгыз. Иртән төнәтмәне сөзеп, ашарга 30 минут кала, көнгә 4 тапкыр 100 әр грамм эчегез

Кольраби. Йөрәк мускуллары эшчәнлеген нормага сала, организмнан артык сыеклык һәм холестеринны чыгара. Атеросклерозны кисәтү һәм дәвалауда бик мөһим чара булып тора. Калий, магний, фосфор, тимер һәм күзәнәкчекләргә бай. Рационга һәрдаим ачытылган кәбестә кергән очракта иммунитет та күтәрелә, дип яза Өмет.

Алдан табиб белән киңәшләшү мөһим!

Автор : Төхвәтуллина Алсу
Чыганак: "Лечебные письма"
Фото: Ачык чыганак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk