Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Хип-хоп стилендә «Туган тел» җыры башкарылды

Трекның башта музыкасы языла, аннары гына шул музыкага «Туган тел» сүзләрен куеп карыйлар. 

Enaecash псевдонимы белән чыгыш ясаучы Булат Алеев «Туган тел» җырын хип-хоп стильдә башкарган видео дөнья күрде. Видео «Яңа дулкын» ютуб-каналында урнаштырылган.

«Бу бит иң шәп шигырь! Син “и туган тел” дип әйтәсең, сиңа җавапка “и матур тел” диләр. Бу сүзләрне һәркем белә, барысы да ияләшкән. Кемгәдер мәгънә җитми икән, аның күп булган башка урынын күрсәтсеннәр», – ди башкаручы әлеге трек турында. 

Enaecash сүзләренә караганда, бу трекның башта музыкасы языла, аннары гына шул музыкага «Туган тел» сүзләрен куеп карыйлар. 

Enaecash тагын 2 татар халык җырын үзгәртеп, яңача яңгырашта әзерләп чыгарырга җыена. Алар да «Яңа дулкын» каналында урын алачаклар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk