Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кече һәм урта эшмәкәрлеккә мәгълүмати ярдәм күрсәтү йөзеннән Кукмарада “Бизнес десант” булып китте

Алар очрашуга җыелган эшмәкәрләргә гамәлдәге программалар һәм киләчәктә тормышка ашырылачак проектлар турында сөйләделәр

Бүген  кече һәм урта эшмәкәрлеккә мәгълүмати ярдәм күрсәтү йөзеннән Кукмарада  “Бизнес десант”, ягъни республиканың Икътисад министрлыгы һәм эшмәкәрлекне яклау фонды вәкилләре булып китте. Алар очрашуга җыелган эшмәкәрләргә гамәлдәге программалар һәм киләчәктә тормышка ашырылачак проектлар, лизинг-грантлар, факторинглар, микрозаймнарны алу тәртибе, гарантия фонды турында сөйләделәр һәм башка кирәкле мәгълүматны җиткерделәр, сорауларга җавап бирделәр.

- Безнең бурыч  - эшмәкәрләр мөмкин кадәр күбрәк хәбәрдар булсыннар, дәүләттән ярдәм алсыннар, - диде республиканың эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәге вәкиле Динара Тулеева. – Безнең фондка эшкуарлар еш мөрәҗәгать итә. Без һәрчак аларны тыңларга әзер.

фото: Алсу Гатауллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев