Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Казанда чыккан янгында һәлак булган кукмаралылар кемнәр булган?

Казанда булган коточкыч фаҗига турында ишетеп, янгында һәлак булучыларны бер кызгансак, аларның бишесе дә безнең районныкы икәнен белгәч, тагын бер тетрәндек. 10 ноябрь иртәсендә гомерләре өзелгәннәрнең гаиләләренә, якыннарына Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен. 

Рафаэль Хамматовка 29 октябрьдә 59 яшь тулган. Бер тапкыр да өйләнмәгән, Кукмараның Степан Разин урамындагы төп йортта сеңлесе Надия Мөхәррәмова гаиләсе белән бер нигездә яшәгән. 

- Рафаэльне әни кечкенәдән иркәләп үстерде, игезәк апа белән абыйдан соң туган өченче бала иде, - дип сүзен башлады Надия ханым. - Мәктәпне тәмамлагач, тегү фабрикасында, юл идарәсендә эшләде. Аннан соң инде гел «шабаш»кага йөрде. Өйләрне бик яхшы итеп «канапать» итте. Дөрес, «яшел елан» белән дус булды, әмма март аеннан бирле эчми иде инде. Яңа телевизор алды, ишекләр алыштырды. «Тешләр куйдырасым бар, ноябрь аенда күземә операция ясатам», - дигән планнар белән яшәде. Шимбә көнне кич белән соңгы тапкыр күрдем. «Казанга сак хезмәтенә эшкә чакыралар, биш көннән соң кайтам мин», - диде. Беренче эш сменасы иде. Калын юрган, киемнәр алды. Моннан берничә ел элек урамыбызга килеп, Казандагы дары заводына эшчеләр җыйганнар иде. Шул чакта да барам дип талпынды, җибәрмәдем. Хәтерлисездер, аннан соң анда нинди фаҗига булды?! Бу юлы да: «Песиеңне кем карар, йөрмә, торырга җылы өең, ашарыңа бар, акча җитми инде ул», - дидем. Тыңламады. Иртәнге сәгать дүрттә Казанга чыгып киттеләр, икенче төндә шушындый хәл. Бер көн генә эшләп калганнар. Барган көнендә кичке сәгать уннарда мин аның кәрәзле телефонына шалтыраттым, алмады. Баксаң, бөтен документларын, телефонын өйдә онытып калдырган икән. Үле гәүдәсен үз күзем белән күрсәм дә, абыемның үлгәненә күңелем ышанмый. 

Таһир Габделхәев та – Кукмара егете, аңа 36 яшь булган. Әлеге оешмада биш-алты ел эшләгән. ВКонтакте челтәрендәге фоторәсемнәрен күрүгә үк йөрәк сыкрый: яп-яшь, сөйкемле ир-ат гел балалары, гаиләсе янәшәсендә. Таһир мәктәптә укыганда ук әнисез кала. Тәртипле, ихлас күңелле, кешелекле булып үсә, спорт белән шөгыльләнә. Гаиләсе белән 8 ноябрь көнне саубуллаша ул.

- Дүшәмбе көнне мине туган көнем белән шалтыратып котлады, ә инде сишәмбе көнне иртәнге сәгатьләрдә аның үлемен хәбәр иттеләр, - ди хатыны Людмила. - Ике балабыз калды, кызыбыз Камиллага  - 11, улыбыз Эмильгә  7 яшь. Балалар – аны, Таһир аларны бик ярата иде.  

Кенәбаш егете Илһам Галиев март аенда 50 яшен билгеләп узган. Сигез балалы гаиләдә төпчек малай булып дөньяга килә ул. Гаилә кормый, Кукмараның Ленин урамында күпкатлы йортта бер бүлмәле фатирда яши. Абыйсы Илнур телефон аша түбәндәгеләрне сөйләде:

- Яшь арабыз өч кенә ел, шуңа да бергә уйнап үстек, мәктәпкә укырга йөрдек. Бик тату идек, кече күңелле, туганчылыклы булды. Аны күпләр хәтерлидер, озак еллар РайПО системасында шофер булып эшләде, кибетләргә товар ташыды. Соңгы елларда вахта белән Себергә йөрде. «Өйлән инде, фатирың кемгә калыр соң?» - диючеләргә, «Илнурның өч малае үсә, аларга булыр», - дип әйтә торган иде.

Бу оешмада аның эшкә урнашканына 15 кенә көн иде әле. Биш көнлек сменаны эшләп кайтты, биш көн ял итте дә тагын китте. Чираттагы сменасын алыштырырга 2-3 сәгать вакыты тулмыйча калды. Шушы төннән соң ул, ягъни 10 ноябрьдә авылга кайтырга тиеш иде. Чөнки икенче көнне безнең уртанчы улыбызның Казанда туе иде... Туйны кичектердек, яшьләр 11е көнне язылыштылар, без 11е көнне Илһамны җирләдек. Үз кулым белән энемне җир куенына иңдерсәм дә, һаман кайтып керер кебек.  Фаҗига буласы төнне кичке сәгать 9да шалтыратышып алдык. Кем уйлаган соң ахыргы сөйләшүебез дип?! Әле менә фатирына барып килдек. Намазга басу күңелендә булгандырмы,  ванна стенасына тәһарәт алу тәртибен элеп куйган. Бөтен җире ялт иткән, чәйнеген юып, астын өскә әйләндереп каплаган, чүп савытларына кадәр түккән. Кайтмаска китәм инде дип саубуллашкан шикелле...

Гөлсинә Архипова белән бер мәктәптә укыган идек без. Бүгенге көндә Кукмараның Восточная урамында яши. Казандагы янгында ул 30 яшьлек улы Владиславны югалтты. 

- Улым йорт җиткерә башлаган иде, түбәсе япкан, ишек-тәрәзәләр куелган. Җәй көне эчке эшләрне башлыйсы булыр, өйне салып бетергәч өйләнермен, дигән хыяллар белән яшәде, - ди Гөлсинә. -  Казандагы сак хезмәтенә август аенда урнашты. Эшен ошата иде, Казанга барып җитүгә, гел хәбәр бирде. Кичтән шалтыратышып сөйләшмәдек, иртә белән дә телефон «эндәшмәде». Иртәнге уннар тирәсендә үзем шалтыраттым – «недоступен». Озакламый миңа күрше хатыныннан: «Өеңә кайт әле, сине бик зур кайгы көтә», - дигән хәбәр килеп иреште. Улым тыныч, ачык күңелле, ярдәм сорасалар, беркемгә дә каршы килми торган кеше иде. Шуңадыр аны җирләшергә дә иптәшләре бик күп җыелды. Бүгенге көндә Казанда яшәүче кызым ике онык белән кайтты, улым аларны бик ярата иде. Балалар кире киткәч, ялгызлык үзәгемә үтәр, улымны бик сагынырмын инде.  

Сәлим Гобәев белән Илһам Галиевлар – ике бертуганнар. Ул да Илһам шикелле үк бу эшкә яңа гына, октябрь аенда урнашкан булган. Кукмараның Лев Толстой урамында яшәгән.

- Җиде ел эчендә әнисез дә, әтисез дә калдык менә, - ди кызы Ландыш Андреева. - 59 яшь иде аңа, әниебезнең үлемен бик авыр кичерде. Шушы хәл турында ишеткәч, мин ул урынга әтине тану өчен бардым. Суд-медицина эксперты аны йоклаган килеш үлеп киткән, диде. Ярый инде интегеп, газапланып үлмәгән икән дип, үз-үзебезне тынычландырабыз хәзер. Оныкларын бик ярата иде. 9 яшьлеге бик нечкә күңелле, бу турыда әйтергә куркып торабыз, чөнки бик авыр кичерәчәк. Әти соңгы елларда, ике аягын берьюлы сындырып, ике катлаулы операция кичерде. Әкрен генә атлап йөрде. Шулай булса да тырышты, яңа салып чыккан йортыбызда бүлмәләр ясады.  Ул әнинең әнисе Фагыйлә әбиебез белән бергә яшәде. Бер тапкыр да авыр сүз әйтмәде бит ул, тату тордык дип, әби дә бик юксына. Без аңа Казанга эшкә бармаска да киңәш биргән идек, әмма тик ята алмыйм бит инде, гараж эшлисе бар, диде. Соңгы китүендә әби аны бик кызуланды, ашкынды, диде. Әти бу сменага эшкә барырга тиеш түгел иде, аны башка кеше урынына чакыртып алдылар. Әҗәле ашыктырган, чакыргандыр инде.  

Фаҗига урынында бер кеше – 32 яшьлек Нияз Ихматов та була. Янгын вакытында ул башка урында булган, аннан чыгып кала алган, дигән сүзләр йөри. Берничә сорауга ачыклык кертергә теләп, Кукмараның Восточная урамындагы фатирның ишеген шакыдык. Әтисе аны безнең янга чакырса да,  Нияз аралашырга теләмәде. Сөйләшеп, күңелендәгесен бушатып алса, бәлки җиңеләеп тә калган булыр иде...

Казанның Адмиралтейская бистәсендә янгын чыккан бина территориясен шәхси сак предприятиесе хезмәткәрләре саклаган. Алар сменалары вакытында шушында ук яшәгәннәр дә.  Бинаның эче пластик панель белән тышланган, янгын вакытында аннан куе, зәһәр ис, төтен таралган. Шуның нәтиҗәсендә алар урамга чыга алмаганнардыр да инде. Моннан тыш, кукмаралылар йоклаган бүлмә тәрәзәсенә эчке яктан ачылмый торган итеп рәшәткә дә куелган булган. Бүгенге көндә янгын чыгу сәбәбен тикшерү бара. 

фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы; шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk