Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кая җыеласы соң? Кайсы вакытта?

Районыбызда автобуслар йөрмәүне халык ачынып телгә алса да, җавап гади генә әйтелә: «Билгеле бер сандагы кеше җыелмыйча торып, район авылларына автобуслар йөрмәячәк».

Китапханәдә утырам. Кулымда – районыбызның, шәһәребезнең яратып укый торган «Хезмәт даны» газетасы. Лубян җирлегендәге халык җыены турындагы язмада халыкның сөенечләренә дә, көенечләренә дә җитәкчеләр бәя бирә. Ахырда районыбызда автобуслар йөрмәүне халык ачынып телгә алса да, җавап гади генә әйтелә: «Билгеле бер сандагы кеше җыелмыйча торып, район авылларына автобуслар йөрмәячәк». Җитәкчеләргә халыкның зарын җиткереп, «Халык кая җыелырга тиеш соң? Маршрутлар күрсәтелгән автобуслар расписаниесе кайда?» - дип әйтәсе килә. Югыйсә, тимерьюл вокзалы иркен, чиста, шуның бер почмагын автовокзал итеп буладыр бит?! Бар кешенең да машина йөртү таныклыгы юк, алып та булмый, ул инвалид, олы яшьтәгеләргә бирелми. 

Кукмара – хәзер шәһәр. Зур! Матур! Автовокзалы да ясалса, ничек әйбәт булыр иде. Көн саен булмаса да автобуслары да йөрсен, расписаниеләре дә эленеп торсын иде. 

...Иртәгә Зур Сәрдектә яшәүче бер сыйныфташыма 75 яшь! Ничек кайтырга соң? «Попутка»га чыгасы булыр инде. Элек, яшь чактагы кебек. 50 ел вакыт үтсә дә... 
 

Розалия МОСТАФИНА, Кукмара

фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X