Ике «КамАЗ» һәм фура бәрелешкән (фото)
Соңгы яңалыклар

Ике «КамАЗ» һәм фура бәрелешкән (фото)

Йөк машиналарын йөртүчеләрнең берсенең аягы сынган, аны хастаханәгә салганнар

Яшел Үзән районында ике «КамАЗ» һәм Ульяновск өлкәсеннән фура бәрелешкән. Бу хакта «Татар-информ»га юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итте.

«КАМАЗ»ның берсе Уфа ягына бара торган булган һәм 786нчы чакрымда Новониколаевскийның М7 юнәлешендә башка «КАМАЗ» белән бәрелешкән. Йөк машинасы бәрелүдән «Вольво» фурасына барып керә», — дип сөйләде шаһитлар.

Аларның мәгълүматлары буенча, юл-транспорт һәлакәтендә йөк машиналарын йөртүчеләрнең берсе зыян күргән. Аягы сынган ир-атны хастаханәгә алып китәләр.

Фото: очевидцев

Чыганак: tatar-inform.tatar

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев