Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Янсыбы авылы мәчетендә «Гыйлем ул - нур» дип аталган бәйге узды

Бәйге Кукмара мөхтәсибәте, Кукмара мәдрәсәсе мөгаллимәләре ярдәме белән оештырылды.

Янсыбы авылы мәчетендә районыбызның биш авылыннан килгән мөслимәләр катнашында "Гыйлем ул - нур" дип аталган бәйге узды. Бу бәйгене Кукмара мөхтәсибәте, Кукмара мәдрәсәсе мөгаллимәләре оештырды. Янсыбы, Рудник, Ядегәр, Олыяз, Күкшел авылларыннан дин кардәшләребез килгән иде мәчеткә.
Һәр авыл командасы бер-берсеннән зәвыклы киемнәре белән аерылып тордылар. Чын татарча дүрт почмаклап яулык бәйләгәннәре, бала итәкле татар күлмәкләре кигәннәре, халкыбызның милли бизәкләре белән чигелгән калфаклылар да бар иде.
Бәйге бик җанлы һәм кызыклы үтте. Катнашучыларның һәрберсе сорауларга дөрес, төгәл итеп җавап бирергә тырыштылар. Ислам дине нигезләре буенча бирелгән сорауларга беркем дә битараф калмады. Үз авылларыннан килгән мөслимәләргә көч-куәт биреп торучы җанатарлар да гыйлемнәрен сынап карадылар. Һәркем фикер йөртте, уйлады, укып белгәннәрен исенә төшерде. Бу чара кемнәр өчендер бәйге булса, кемгәдер гыйлем туплау булды.
Бәйгедә катнашучыларга һәм сорауларга дөрес җавап биргән җанатарларга да бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәмнең икенче өлеше Янсыбы авылында күптән түгел генә ачылган мәдрәсә бинасындагы табын артында Коръән ашы белән тәмамланды. Без бик канәгать булып, шушындый бәйгеләр, очрашулар ешрак булсын иде, дип таралыштык.
Суфия Мостафина, Янсыбы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев