Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Гөлнара Хәкимуллина: Прививкадан курыкмаска кирәк

Бүгенге көндә районда 2 164 кеше коронавируска каршы вакцинацияләү узган

Covid-19 коронавирус эпидемиясе алай озакка бармас ул, дип фаразлаган идек тә, безнеңчә түгел шул. Инфекция бер елдан соң да дөнья буйлап сәяхәтен дәвам итә, һич кенә дә ташлап китәргә җыенмый. Социаль челтәрләрдә язылганнарны, коронавирус буенча оператив штаб мәгълүматларын укысаң, саннарның бер дә тынычланырлык булмавын күрәсең. Мәкерле вирус өлкән һәм авыру кешеләргә генә түгел, ә япь-яшь егет-кызларга да кул суза.

Март аенда әлеге чирне эләктергән ирле-хатынлы танышларым озак кына дәваханәдә ятып чыкты.

«Өйдән чыгып китәр алдыннан як-ягыбызга йөз кат каранып, йорт эчендәге һәр почмакны, һәр җиһазны, хәтта тәрәзә төбендәге гөлләргә кадәр күз уңыннан уздырдык. Исән-сау кайта алсак иде, дип теләдек. Хәлебез бик авыр булса да, Ходайның рәхмәте белән чирне җиңә алдык. Тик менә шаукымы аякларга тәэсир итте. Ярар, анысына гына түзәрбез. Иң мөһиме: без - исән-сау. Үлем белән күзгә-күз очрашкач, гомернең, якты дөньяның ни дәрәҗәдә кадерле булуын тагын бер кат аңлыйсың. Үз башыннан кичкән кеше аның зур сынау икәнен дә яхшы белә. Шуның өчен берүк саклана күрегез, прививкадан да баш тартмагыз», - ди алар.

Әйе, соңгы вакытта прививка ясатуга күп кеше уңай карый башлады. Район үзәк дәваханәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә Кукмарада 2014 кеше вакцинацияләү узган. 1264 кеше инде икенче партия дозаны кадаткан. Алар арасында «Шәфкать» балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге тәрбиячесе Гөлнара Хәкимуллина да бар. Ул үзәктә тугыз елга якын эшли.

«Прививка ясатыр алдыннан икеләнүләр, шик-шөбһәләр, әлбәттә, булды. Социаль челтәрләрдә вакцинация темасына берөзлексез алып барылучы бәхәсләр дә йогынты ясамый калмады. Әмма мин үз-үземне тынычландырдым да прививканың уңай һәм тискәре якларын бизмәнгә салып үлчәдем. Беренчедән, мин – өч баланы (ике кызым мәктәптә укый, кечкенә улыма өч яшь тула) ялгыз тәрбияләүче әни. Икенчедән, өйдә сәламәтлеге белән бәйле проблемалар булган 70 яшьлек әнием бар. Өченчедән, гаилә тормышының иминлеге өчен үзем җавап бирәм. Дүртенчедән, социаль учреждениедә хезмәт куйганлыктан, көн саен бик күп кеше белән аралашырга туры килә. Чөнки безгә кукмаралылар гына түгел, ә республиканың башка районнарыннан да күптөрле авырулары булган балалар тернәкләнү курслары узарга килә. Әлбәттә, аларның һәрберсенең белешмә кәгазьләре бар. Без, тәрбиячеләр дә, балаларны куркыныч астына куярга тиеш түгел. Шуның өчен дә прививка ясатуның мөһимлеген мин дә, хезмәттәшләрем дә белә. Без барыбыз да вакцинацияләүне уздык», - ди Гөлнара.

Гөлнара ханымның хроник авыруы да бар. Ул инде ун ел дәвамында эндокринолог табибында исәптә тора икән.

«Минем сәламәтлегемне даими рәвештә күзәтеп торучы табибә узган ел Covid-19 белән үзе дә авырды. Шуның өчен ул әлеге чир турында аеруча яхшы белә. Чираттагы кабул итү вакытында: “Гөлнара, мин сиңа коронавируска каршы вакцинаны ясатырга киңәш итәр идем. Чөнки ул – тиз арада үпкәләрне, сулыш алу системасын зарарлаучы бик начар чир. Яхшылап уйла һәм тәвәккәллә”, - диде. Мин аның сүзләрен, әлбәттә, исәпкә алдым. Бизмәнгә якыннарым, янәшәмдәге кешеләр, үз гомерем өчен курку хисе дә өстәлде. Прививканы район үзәк дәваханәсендә ясаттым. Берничә көн кулның беләк тирәсе авыртып йөрде дә, шуннан башка бернинди дә үзенчәлекләр сизмәдем. Икенчесе исә тагын да җиңел узды. Бу турыда дусларыма да әйттем, күбесе, минем киңәшне истә тотып, шулай ук прививка ясатты. Әгәр табиблар рөхсәт бирсә, әниемә дә вакцинацияләү үткәрергә планлаштырабыз. Үзеңне рухи һәм психологик яктан әзерләргә дә прививкадан курыкмаска кирәк!», - ди тәрбияче.

Сүз уңаеннан: прививканы 18 яше тулган һәркем ясата ала. Вакцинация район үзәк дәваханәсенең икенче катында урнашкан 223нче номерлы кабинетта кешенең ризалыгы белән үткәрелә. Шулай ук тору урыны буенча гомуми практика табибына яки фельдшерына (поликлиника, участок хастаханәсе, ФАП) да мөрәҗәгать итәргә була. Татарстан Дәүләт хезмәтләр порталы аша, регистратурага 8(84364) 2-74-20 телефоны буенча шалтыратып та язылырга мөмкин.

Инстаграм аша язылганда район үзәк дәваханәсенең рәсми kukmor_crb аккаунтының директына үз мәгълүматларыңны – фамилия, исем һәм әтиеңнең исеме, туган ел һәм телефон номерын калдырырга кирәк. Табиблар пациент белән элемтәгә керәчәк.


фото: шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk