Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фото: Кукмарада яшәүчеләр белән ишегалларын төзекләндерү вариантлары турында фикер алыштылар

Шәһәрдә "Безнең ишегалды" проекты кысаларында күпкатлы йортларда яшәүчеләр белән очрашу узды

Ишегалды территорияләрен яңарту буенча "Безнең ишегалды" республика программасы кысаларында Кукмараның Степан Разин урамындагы 81, 83, 85, 87, 91нче, шулай ук Ворошилов урамындагы 12, 14, 20нче һәм Майский тыкрыгындагы 1нче йортларда яшәүчеләр белән очрашу узды. 

Чарада Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты.

- "Безнең ишегалды" дигән яңа республика программасы формалаша. Программаның инициаторы - "Бердәм Россия" партиясе. Проектның төп идеясе шунда: халык фикереннән башка берни дә эшләнергә тиеш түгел, - диде Римма Атласовна.

 
Махсус тактада ишегалды планы урнаштырылган иде. Биредә яшәүчеләр яңарту һәм төзекләндерү буенча үз теләкләрен җиткерделәр. Ата-аналар - спорт, балалар мәйданчыкларын җиhазлауны, өлкән яшьтәгеләр - эскәмияләр куюны, территорияне яшелләндерү hәм яктыртуны, машина йөртүчеләр - парковкалар ясауны, шлагбаум куюны сорадылар.

 

Һәркем фикер алышуда актив катнашты, чөнки төзекләндерелгән, уңайлы ишегаллары – күпкатлы йортлардагыларның күптәнге хыялы.

фото: Алсу Гатауллина/ "Трудовая слава"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk