Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Кукмарада капиталь ремонттан соң, музыка мәктәбе ачылды

Сыйныф бүлмәләре генә түгел, җиһазлар да яңарган

Кукмара музыка мәктәбенең педагогик коллективы һәм  укучылары  өчен быелгы уку елы яңартылган бинада башланып китте. Шушы көннәрдә әлеге белем йорты капиталь ремонттан соң ишекләрен ачты. Бу мөһим вакыйга уңаеннан педагогларны, яшь музыкантларны һәм аларның әти-әниләрен республиканың Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, район башлыгы Сергей Димитриев һәм башка кунаклар тәбрикләде. Алар яңа иҗадый уңышлар теләделәр, шулай ук элеккеге традицияләрне саклау кирәклеген белдерделәр.


- Безнең районда белем алу өчен барлык мөмкинлекләр булдырылган. Мәсәлән, үткән елда Иҗат академиясе ачылды, анда бер меңнән артык бала укый. Быел районда мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе уңаеннан шактый эшләр башкарылды. Безнең хезмәтне кунаклар югары бәяләде, - диде район башлыгы, барчасын сәламләп. - Капиталь ремонттан соң музыка мәктәбен ачу – безнең шәһәр өчен әһәмиятле вакыйга. Аның диварлары эчендә бик күп сәләтле музыкантлар тәрбияләнде бит.


Музыка мәктәбе тәүге тапкыр 1967 елда ачылган. Шуннан бирле байтак чыгарылышлар булды. Анда белем алган балалар район мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында гына түгел, республика мәгариф учреждениеләрендә дә уңышлы эшлиләр. Әмма 52 ел эчендә бу бинада бер тапкыр да ремонт үткәрелмәгән.

Бүлмәләрдә кышларын салкынча булган. Капиталь ремонт 2017 елда башланган, аның өчен финанс чаралары республика бюджетыннан бүлеп бирелгән. Әкренләп барысын: бинаның алгы ягыннан башлап, түбәне, тәрәзәләрне алыштырганнар. Эш коммуникацияләрне алыштыру белән төгәлләнгән. Әлбәттә, ремонт вакытында укучыларга һәм педагогларга уңайсызлыклар кичерергә туры килгән: сыйныфлар, эш кораллары  бинаның бер ягыннан икенче ягына күчерелеп йөртелгән, кайбер бүлектә укучыларга башка биналарда шөгыльләнергә туры килгән. Мәктәпне төзекләндерүдә тавыш изоляциясе һәм акустика да исәпкә алынган, бу инде төзекләндерелгән бүлмәләрдә тавыш башкача яңгырый, дигән сүз. Быел музыка нигезләрен өйрәнергә 52 бала килгән. Биредә барлыгы 250 булачак музыкант белем ала. Баянчылар дуэтлары, вокаль һәм скрипкачылар ансамбльләре, тынлы оркестр һәм башка иҗат коллективлары уңышлы эшләп килә. Өстәвенә бу елны курай һәм саксофонда уйнарга өйрәтү бүлекләре ачылган. Сыйныф бүлмәләре генә түгел, җиһазлар да яңарган. Мәсәлән, рояль, фортепьяно, скрипка, башка цифрлы музыка кораллары сатып алынган. Эш бүлмәләрен ремонтлаганда махсус материаллар кулланылган, алар акустиканы һәм тавыш изоляциясен көчәйтергә ярдәм иткән. Бүлмәләрдә бер үк вакытта берничә музыка коралы яңгыраганлыктан, диварларның сыйфаты аеруча мөһим.


- Түбә, канализация, электр чыбыклары һәм җылылык системасы тулысынча алыштырылды.  Капиталь ремонттан соң музыка мәктәбе икенче яшьлеген кичерә. Ул барлык заманча таләпләргә туры килә. Биредә белем алу өчен бик уңайлы шартлар булдырылган,  боларның барысы республика һәм район җитәкчелеге ярдәме белән башкарылды, - ди директор Эльвира Фәсхетдинова. Яңартылган мәктәп адресына әти-әниләр дә иң матур теләкләрен юлладылар.


Хәзер бу белем йортында, иске традицияләрне саклап, яңаларын барлыкка китереп, тагын да канатланып, иҗат дәрте белән эшләрләр, дип ышанасы килә.

фото: Эльвира Мөбарәкшина, Хезмәт даны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев