Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Кукмарада “Балкыш” фестиваленең зона этабы узды

Чара комсомолның 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышының 73 еллыгына багышланган иде

Кукмарада яңартылган мәдәният йортында ветераннар арасында һәвәскәр башкаручыларның "Балкыш" V республика фестиваленең зона этабы узды. Әлеге зур чарада республиканың биш районнарыннан үзешчән ветеран артислар катнашты. Чара комсомолның 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышының 73 еллыгына багышланган иде. Кукмаралылар, хуҗа буларак, беренче булып чыгыш ясадылар.

- Әлеге фестивальдә безнең беренче тапкыр катнашуыбыз түгел, хәтта лауреат исемнәренә дә лаек булганыбыз бар. Күп кенә катнашучылар белән без инде таныш. Күптәннән лаеклы ялда булуга карамастан, мондый чараларда бик теләп катнашабыз. Бүгенге фестивальгә без театральләштерелгән тамаша әзерләдек, - ди “Кна Вел” мари фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе Леонид Искаков.

Ветеран-артислар елларга бирешми: җыр-моң чишмәләре саекмый, дәртле биюләре белән дә сокландыралар, нәфис сүзгә дә оста үзләре. Май һәм октябрь айларында Гала-концертлар үтәчәк.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X