Моңлы җырларны, дәртле биюләрне, кызыклы скетчларны авыл халкы яратып кабул итте
Кәркәүчтә авыл җирлеге, мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр көче белән “Авылымның моңлы киче” дигән авыл бәйрәме булып узды. “Тынгысыз йөрәкләр” ансамбленең моңлы җырларын, кызларыбызның дәртле биюләрен, үзешчәннәрнең кызыклы скетчларын авыл халкы яратып кабул итте, һәр чыгышны җылы алкышларга күмде. Кунакка кайткан авылдашларыбыз да үзләренең матур җырларын башкарды. Чара татар-халык биюләре, вальслар белән дәвам итте. Авыл халкы бәйрәмнән канәгать булып, өйләренә таралышты, дип хәбәр итте Әлфия Газизуллина.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев