Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Эшләүче ата-аналарны бала караган өчен пособиедән мәхрүм итәргә мөмкиннәр

Законга төзәтмәләр бюджет акчаларын экономияләү максатыннан кертеләчәк.

Хезмәт министрлыгы балаларга социаль иминият һәм пособиеләр турындагы законнарга төзәтмәләр проектын әзерләде. Бу хакта "Газета.ру" хәбәр итә.

Төзәтмәләр нигезендә, хәзер яшь ярымга кадәр бала караган өчен акча пособиеләрен чыннан да үз баласын караучы һәм моңа күп вакытын сарыф итүче ата-аналар гына ала алачак.

Төзәтмәләр шулай ук пособие алганда тулы булмаган эш көнендә эшләүче ата-аналарның пособие алу мәсьәләсен дә караячак.

Шул ук вакытта, иминиятләштерелгән затның тулы булмаган эш вакыты шартларында бала карауның башка зат тарафыннан башкарылуы ачыкланса, ул бала караган өчен айлык пособиедән мәхрүм ителәчәк.

РБК хәбәр иткәнчә, законга төзәтмәләр бюджет акчаларын экономияләү максатыннан кертеләчәк.

Татар-информ

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X