Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Элегрәк тә хөкем ителгәне булган Казан кешесе Кукмарада кредит мошенниклыгы өчен суд каршына басачак

Фигурант алдау юлы белән «Связной»салонында 71 мең сумлык кәрәзле телефон сатып алу өчен кредит рәсмиләштергән.

Кукмара районы прокуратурасы элек хөкем ителгәне булган 40 яшьлек Казан кешесенә карата җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Ул мошенниклыкта гаепләнә. 

Сорау алу версиясе буенча, 2020 елның 4 июнендә фигурант алдау юлы белән «Связной»салонында 71 мең сумлык кәрәзле телефон сатып алу өчен кредит рәсмиләштергән. Шул вакытта җинаятьче сатучыга чит исемгә бирелгән ялган паспорт күрсәткән, үзе һәм эш урыны турында ялган белешмәләр биргән. Аннары ул телефонны очраклы кешегә сатып, акчасын үз ихтыяҗларына тоткан.

Ир үз гаебен таныды. Элегрәк тә ул шундый ук җинаять кылган өчен хөкем ителгән булган. 

Җинаять эше карау өчен җәмәгать судына җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев