Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Чүп утый, печән чаба, бәйли: Кукмара районыннан 95 яшьлек Мария Агеева тик торырга яратмый

Мария апа йокысыннан таң белән торырга күнеккән. Аның иртәсе көндәлек эшләрдән башланып китә.

Кече Чура авылында гомер итүче Мария Агеева, олы яшьтә булуына карамастан, язмышының барлык вакыйгаларын яхшы хәтерли. Аның 95 еллык гомер китабына бик күп истәлекләр сыйган. 

Язмам герое гомере буена бер тапкыр да медицина хезмәткәрләре ярдәменә мөрәҗәгать итмәгән, хәтта поликлиникада амбулатор карточкасы да юк икән. Ләкин соңгы вакытта кан басымы «уйный» башлаган, шуңа күрә аңа дару эчәргә туры килә. «Мөгаен, элек тә кан басымым булгандыр, әмма эш белән сизелмәгән. Зарланырга да күнегелмәгән», — ди ул. Кеше ярдәменнән башка кан басымын үзе үлчәргә өйрәнгән.

Мария апа йокысыннан таң белән торырга күнеккән. Аның иртәсе көндәлек эшләрдән башланып китә: яшелчә бакчасында, хуҗалыкта кайнаша, чүп утый, печән чаба... «Әни өйдә дә кул кушырып утырмый, бәйли», — дип сөйли бергә яшәүче кызы Клавдия ханым. «Әйе, соңгы вакытта эшем бик үк килеп чыкмый, күз тидерделәр бугай (көлә, — авт.), бияләйнең бармак өлешен бәйләп бетерә алмыйм, берничә тапкыр сүтәргә туры килде», — дип дәвам итә әңгәмәне Мария апа.

Язмам герое 1927 елда Кече Чура авылында туа. Биредә бөтен тормышы уза.

«Йортыбыз искиткеч матур урында — су тегермәне янындагы кечкенә генә утрауда урнашкан иде. Әле дә туган нигеземне сагынам. Әни бакчада күп яшелчә, җиләк-җимеш агачлары үстерде. Безнең гаиләдә 12 бала тәрбияләнде. Әтиемнең беренче хатыны алты баласын калдырып үлеп киткән. 23 яшьлек әнием аңа кияүгә чыккан. Алар алты балага гомер биргән. Бүгенге көндә бертуганнарымнан үзем генә калдым инде. Без үзара тату яшәдек. Сугыш башлангач, туганнарым фронтка китте дә, өчесе шунда һәлак булды. Сарык фермасында бик иртә эшли башладым, эшем вак, катлаулы иде, каравылчы урынына да калгаладым. Аннары лаеклы ялга кадәр колхозда хезмәт куйдым. 40 елдан артык стажым бар. Эшемне намус белән башкардым, һәркем белән дус булдым, уртак тел тиз таба белдем», — дип искә ала балачак елларын Мария апа.

25 яшендә ул Иван дигән егеткә кияүгә чыга. 5 бала тәрбияләп үстерәләр, һәрберсенә тормышта үз урынын табарга ярдәм итәләр. Бергәләп 61 ел дус-тату гомер кичерәләр. Мария апа кайнана һәм кайнатасы белән дә аңлашып яши. 

«Без Питрау бәйрәмендә таныштык. Ул вакытта авыл яшьләре болында уенга җыйнала иде. Дөресрәге, мин яшьләр яныннан узып киттем дә исәнләштем. Баксаң, аларның Иванны Казанга озатулары икән. Эштән кайтканда әниемнең туганнарына еш керә идем. Бервакыт ни сәбәпледер аларда алъяпкычымны оныттым. Күрәсең, кер бавына элеп куйганмын да калдырганмын. Иван аны үзенә алган. „Алъяпкычың минем белән булыр, ә син өеңдә торырсың“, — диде дә үзенең чемоданына салып куйды. Шуннан соң армиягә китте. Ике ел урынына дүрт ел хезмәт итеп кайтканнан соң, гаилә корып җибәрдек. Иван шоферлыкка укыгач, колхоз аңа яңа машина ышанып тапшырды. Шулай итеп, ул машинада әллә ничә мең чакрым юл узып, лаеклы ялга чыкты. Шул елларда авыл халкында транспорт бик юк иде. Каядыр алып барыр өчен, кешеләр аңа еш мөрәҗәгать итте. Тормыш иптәшем беркемне дә кире какмады, ярдәм кулы сузды», — дип сөйли Мария Агеева.

Кызганычка каршы, Иван абый сигез ел элек бакыйлыкка күчкән. Озын гомерле Мария Агеева балаларының, 6 оныгының, 8 оныкчыгының кадер-хөрмәтендә гомер кичерә.

«Дүшәмбедән җомгага кадәр без аның белән икәү генә, ә ялларда өебездә кеше күп җыела. Киләчәктә дә шулай булсын иде», — ди кызы Клавдия апа.

Фото: Алсу Гатаулина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев