Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Чын хатын-кыз нинди булырга тиеш?

Районның “Гөрләвек” балалар бакчасына йөрүче “егетләр” ни диләр?

Хезмәтебез белән бәйле рәвештә безгә балалар белән еш аралашырга туры килә. Алар кызыклы әңгәмәдәшләр: эчкерсез, ягымлы, самими. Кукмарадагы балалар бакчасының берсенә  баргач, форсаттан файдаланып, үзебезнең газета турында гына сөйләп калмыйча, малайларга четерекле сорау бирдем әле: “Чын хатын-кыз нинди була ул?”  Җаваплары мине бераз гаҗәпләндерде. Нәни әңгәмәдәшләрем мәрхәмәтлелекне һәм матурлыкны гына бәяләп калмыйча, хатын-кызның җиңел машинасы булырга һәм ул барлык эшкә дә өлгерергә тиеш, дип белдерделәр.

Искәндәр СӘФИН:

- Чын  хатын-кыз  чибәр, пөхтә һәм тел тидермәслек була. Моннан тыш, ул ризыкларны тәмле итеп әзерләргә тиеш. Чәчләрнең төсе, буй озынлыгы нинди булу әһәмиятле түгел. Иң мөһиме - төз гәүдәле һәм ябык, мәрхәмәтле булсын. Өйдә дә, эшендә дә барлык эшкә җитешсен. 

Арсений СТЕПАНОВ:

- Чибәр, шәфкатьле була. Балаларны ярата. Нәкъ минем әнием кебек. Ул эшкә йөрергә, акча эшләргә тиеш. Чәчләре кыска булу яхшырак. Бизәнү әйберләре булу мәҗбүри түгел.

Аяз ӘХМӘТҖАНОВ:

- Ул акыллы һәм чибәр. Шәфкатьле, спорт белән шөгыльләнергә тиеш. Чигү, бәйләү мөһим түгел. Машина йөртә белә, ашарга тәмле итеп пешерә. Балаларны ярата, назлы. Һәм барысына өлгерергә тиеш.

Тимур ЗАХАРОВ:

- Минемчә, чын хатын-кыз спорт белән дус, зифа гәүдәле. Хоккей, футбол яки баскетбол белән түгел, фигуралы шуу белән шөгыльләнә, фитнеска йөри. Пешерә белүе, тәмле итеп пешерүе мөһим. Үз-үзен карарга тиеш. Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләсә яхшырак.

Камил МАКАНОВ:

- Чибәр, әйбәт. Хайваннарны ярата, өйдә, мәсәлән, песи асрый. Тәрбияче булып эшләргә тиеш, чөнки барлык тәрбиячеләр шәфкатьле, ягымлы, балаларны яраталар. Ә машина йөртмәсә дә ярый, моның өчен ирләр бар.

Ислам КӘРИМОВ:

- Чын хатын-кыз мәрхәмәтле, эшчән, әдәпле була. Балалары өчен тәм-томнар пешерә, өйдә тәртип һәм чисталыкны саклый. Чигү һәм бәйләү мәҗбүри түгел. Эшкә йөрсә әйбәтрәк.

Балалар әйтсә, хак әйтә, диләр. Көчле затларның нәни вәкилләре хатын-кызларга ярыйсы ук зур таләпләр куя. Бу тышкы кыяфәткә дә, холыкка да кагыла. Эчке дөньяга караганда, тышкы күренеш хәлиткеч билге булып тора. Ир заты, сезнең күңел матурлыгыгызны күреп ярата башлаганчы, иң элек йөзегез, буй-сыныгыз белән кызыксынырга, хәтта машинагыз бармы-юкмы икәнен белергә тиеш. Кыскасы, уйланырга җирлек бар.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев