Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Бәйрәмнәр тыныч узсын дисәк...

Алда безне Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәре һәм озын каникуллар көтә. Ә шушы көннәрдә бәйрәм чаралары балалар бакчаларында, мәктәпләрдә башланып китәчәк. Бу ялларның күңелле үтүен һәм күңелдә бары тик матур хатирәләр генә калдыруын теләсәк, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәргә кирәк. Әлеге кагыйдәләрне тагын бер кат хәтердә яңарту берәүгә дә комачау итмәс, шул уңайдан без Кукмара һәм Балтач районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы Нурфат ЯППАРОВка мөрәҗәгать иттек.

 

- Әйе, бәйрәмнәрне барыбыз да яратабыз, көтеп алабыз. Әмма кайвакыт шундый күңелле чаралар да, гади генә кагыйдәләрне үтәмәү нәтиҗәсендә, бөтенләй башка юнәлеш алырга мөмкин. Әйтик, тәмамланып килүче елның гыйнвар аенда Кукмарада янгын чыгуның бер очрагы теркәлгән иде. 2 гыйнвар көнне иртәнге сәгатьләрдә Эшчеләр тыкрыгы урамындагы шәхси хуҗалыктагы янгында мунча түшәменә зыян килде. Хуҗалар утны тиз арада күреп алып, үз көчләре белән сүндерүгә иреште. Шулай ук күрше Балтач районы Кариле авылында зур янгын булды.  5 гыйнвар көнне иртәнге 10 сәгать 40 минутта бер шәхси хуҗалыкның гаражына ут каба. Янгын нәтиҗәсендә бер кешенең гомере өзелә, икенчесенең сәламәтлегенә зыян килә. Шуңа күрә сак һәм игътибарлы булсак иде.

- Яңа ел бәйрәмнәрендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, нинди чаралар башкарыла?

- Быел да кышкы каникуллар вакытында республикада янгынга каршы махсус режим кертелде. Ул 30 декабрьдән башланып, киләсе елның 8 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Шулай ук бүгенге көндә районда барлык объектлар да тикшерелә, сәүдә йортларына полиция хезмәткәрләре белән бергә рейдлар уздырыла. Аеруча халык күп җыела, төрле мәдәни-массакүләм чаралар оештырыла торган балалар бакчалары, мәктәпләр, клубларга игътибар зур. Бу объектларда янгын куркынычсызлыгын булдыруда оешма җитәкчесе җаваплы санала. Яңа ел чаралары башланыр алдыннан алар барлык бүлмәләрне, керү-чыгу юлларын җентекләп тикшерергә, янгын сүндерү, аны хәбәр итү өчен элемтә чараларының төзеклеген карарга, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерергә тиеш. Бәйрәм барышында да хезмәткәрләр арасында җаваплы кешеләр билгеләнә. Алар янгын куркынычсызлыгы таләпләре, эвакуацияләү тәртибе белән тагын бер кат таныштырыла.

- Чыршы уенчыклары, гирляндалар сайлаганда ниләргә игътибар итәсе?

- Шәмнәр, бенгаль утлары, фейерверклар һәм башка шундый янып китү куркынычы булган әйберләр белән чыршы бизәү катгый тыела. Шулай ук сыйфатсыз гирляндалар да бәла-каза тудырырга мөмкин. Шуңа күрә аны сатып алган вакытта сертификатын сорарга кирәк.

- Яңа ел җитә башласа, урамнарда шарт-шорт килгән тавышлар ишетелә башлый. Пиротехник чаралар турында да әйтеп үтсәгез иде.

- Пиротехник чаралар махсус кибетләрдә яки сәүдә нокталарында гына сатылырга һәм сертификатлары булырга тиеш. Аларны кулланыр алдыннан иң элек күрсәтмә-инструкциясе белән танышып чыгарга онытмагыз. Бу чараларны махсус билгеләнгән урыннарда гына кулланырга ярый. Салют-фейерверкларны кешеләр яныннан 30 метр читтә ату таләп ителә. Шунысын искәртеп үтик: питардалар балалар өчен бик куркыныч, чөнки дөрес файдаланмаганда сәламәтлекләренә зыян килергә мөмкин.

- Ут чыккан очракта үз-үзеңне ничек тотасы?

- Беренче чиратта, янгын сүндерү бүлегенә шалтыратырга һәм халыкны эвакуацияләргә кирәк. Үзеңә зыян килми торган очракта кул астында булган янгын сүндерү җайланмалары белән утны сүндерә башларга була. Әмма бәйрәмнәр бәла-казаларсыз, тыныч һәм имин үтсен иде. Һәрберебезгә дә матур яллар телим.

фото: Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk