Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Бәйрәмнәр чорында Кукмара районы эчке эшләр бүлегенең дежур бүлегендә 98 гариза һәм хәбәр алынган

37 кеше административ җаваплылыкка тартылды.

Бәйрәмнәр чорында район эчке эшләр бүлегенең дежур бүлегендә 98 гариза һәм хәбәр алынган. Шуларның дүртесе – егылып төрле имгәнүләр алу, тугызы - үлем-җитем, өчесе – кыйнау. Үтерү белән янау, үз-үзен үтерүнең берәр очрагы теркәлгән, бер җинаять эше ачылган. 

«Яллар вакытында 37 кеше административ җаваплылыкка тартылды. Болар башлыча маска режимын бозу, кыйнау һәм җәмәгать урыннарында тәртип бозган өчен. 2 гыйнварда кабул ителгән гаризада Лубян авылында яшәүче үзенең банк картасы югалуын һәм аннан акча “салдыру”ларын хәбәр итте. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатып, оператив тикшерү эшләре алып бардык һәм каракның кем булуын ачыклый алдык. Хәзер аңа закон каршында җавап тотарга туры киләчәк. 6 гыйнварда теркәлгән хәбәр мошенниклык очрагы белән бәйле. Яшь кенә бер малай уен монетасы сатып алу өчен ялган юл белән акча үзләштерүчеләргә 1200 сум акча күчерә. Хәзерге вакытта мошенникның эзенә төшү өчен эш алып барыла. Кукмарада яшәүче 1977 елгы ханымның үз-үзенә кул салуы да бик тетрәндергеч булды. Аның балалары әнисез калды», - ди район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев.

Фото: Ильнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев