Бүген 14 сәгатьлек «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафоны узачак
Көн дәвамында ТНВ студиясендә 150гә якын кунак – сәясәт белгечләре, күзәтүчеләр, экспертлар катнашуы көтелә.
Бүген, Бердәм тавыш бирү көнендә, «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 14 сәгатьлек «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафоны узачак. Марафон 8:00 сәгатьтә старт ала һәм 22:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
Эфирда Татарстанның казанышлары, иҗат кешеләре, иң яхшы гаиләләр һәм республиканың инновацион проектлары турында сөйләячәкләр. Телерадиокомпаниядә билгеләп үтүләренчә, бу Татарстан Рәисен сайлау көнендә туган якка мәхәббәт белдерү булачак.
Марафон эшенә ике пар алып баручы җәлеп ителә: Ассоль Мөхәммәтҗанова белән Иван Остроумов һәм Светлана Звонарева белән Илдар Кыямов. Трансляция Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге ТР Дәүләт камера хоры тарафыннан «Мин яратам сине, Татарстан» җырын башкарудан башлана.
Көн дәвамында ТНВ студиясендә 150гә якын кунак – сәясәт белгечләре, күзәтүчеләр, экспертлар катнашуы көтелә. Эфирда сайлау участокларыннан репортажлар, катнашучылар турында мәгълүматлар һәм тавыш бирүнең беренчел нәтиҗәләре белән «Яңалыклар»ның махсус чыгарылышлары булачак.
«Болгар радиосы» радиостанциясеннән, махсус хәрби операция уздыру зоналарыннан, Мәскәүдән һәм республика районнарыннан, шулай ук «Казан» гаилә үзәге янындагы концерттан турыдан-туры тапшырулар планлаштырылган.
Студия кунаклары арасында Зәйнәп Фәрхетдинова, Рөстәм Асаев, Артур һәм Эльза Исламовларны да кертеп, татар эстрадасы йолдызлары, «Курше фест» конкурсында җиңүчеләр, «ШАЯН ТВ» телеканалының яшь талантлары, хезмәт династияләре вәкилләре, галимнәр һәм мәктәп укучылары коллективлары бар.
Моннан тыш, туры эфирда «Татарстан Алга» фотоконкурсында җиңүчеләр аталачак. Катнашучылар 11 iPhone 16 смартфонын һәм ике Sollers ST8 автомобилен ота алачак.
фото: ТНВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев