Биш туганга да олыгайган көнебездә туган якта гомер итергә язсын
Бу фоторәсемдә олы абыем Наилнең 1952 елда армиягә киткән көне.
Әтием Хисмәтов Шәрәп Хисмәтулла улы 1898 елда Түбән Казаклар авылында Хисмәтулла бабам белән Шәмсиямал әбием гаиләсендә дөньяга килә. Шушы авыл болынлыкларында уйнап, Бөр елгаларында балык тотып, үсмер егет булып үсеп җитә. 28 яшендә итек басып, әзрәк акча эшләргә дип, кыш көне Башкортостан якларына чыгып китә. Менә шунда очрата да инде ул булачак әниебезне – Мәфтуха исемле кызны. Үзара сөйләшеп-килешкәч, үз авылына яшь килен итеп алып та кайта. Алар тормыш корып җибәрә.
Әтиебез тәртипле кеше булгандыр, күрәсең. Чөнки аны районнан башта Олыяз авылына, аннары 1934 ел башыннан Янилгә авыл Советы рәисе итеп билгелиләр. Янилдә 8 ел эшләү дәверендә бик күп эшләр башкарыла. 1936 елда МТС (машина-трактор станциясе) төзелә. 1938 елда балалар бакчасы, аннан соң китапханә, клуб, янгын сүндерү депосы, авыл Советы биналары аякка баса, данлыклы Янил базарлары эшләп тора.
Миңа кырык көн булганда, 1942 елның февраль аенда әтием сугышка алына. Шушы ук елның май айларында аның хәбәрсез югалуы турында әниебезгә куркыныч хат килә.
Әтиебез белән 16 ел гына бергә тормыш итеп калган әниебез – фоторәсемдә арткы рәттә уңнан беренче. Ул 1903 елда Башкортостан Республикасының Аскын районындагы Дәүләт авылында туа. Өч яшендә әнисе үлеп китә. Шуннан әтисе – безнең бабаебыз Гыйлемша – үги әни алып кайта. Әни буй җиткәч, 1926 елда әтиебез белән кавыша.
Әниебез – сигез бала анасы. Баштагы өч кызы – Мәүлия, Фәүзия, Әлфия – 3-5 яшьлек вакытларында авырып дөнья куялар. Ана кешегә нинди зур кайгы, хәсрәт! Әтиебез сугышка киткәндә, биш бала белән берүзе кала ул. Аның сугыш чорында, сугыштан соңгы елларда күргән авырлыклары турында сөйләп тә, язып та бетерә торган түгел. Без авыр тормышта үстек, ач, ялангач чакларыбыз күп иде. Кышларын ягарга утын юклыктан, өй суынып бетеп, түшәмнән тамчы тамып утырганы булды. Әниебез бозланып каткан ишекне иртән көч-хәл белән тибеп ачып, балта белән бозлардан чистартыр иде. Менә шундый заманнарда безне таза-сау үстереп кеше итте.
Дүрт малайга да өчәр ел Ватан алдындагы бурычыбызны үтәргә насыйп булды. Менә бу фоторәсемдә олы абыем Наилнең 1952 елда армиягә киткән көне. Аңа – 19 яшь, әни белән рәттән басып тора. Әниебезгә авыр, борчулы көннәр. Әтине югалтканына – 10, сугыш беткәнгә 7 генә ел бит әле. Абыемны озаткан әлеге көн хәтеремдә уелган.
Наил абыем 14 яшендә колхозда көтү көтә, 16да МТСка эшкә урнаша. Шуннан Польшада өч ел хезмәт итеп кайта. Янәдән МТСта эшли, комбайнчыга укый. Авылыбыз балалар бакчасына эшкә җибәрелгән Чистай ягы кызы Әкълимә белән 1958 елда гаилә корып, өч малай белән бер кызга тормыш бүләк итәләр. Олы уллары Гомәр – гаиләсе белән Чаллыда, Миләүшә белән Мөнир – авылыбызда, ә төпчек Раил төп йортта әтисе белән гомер кичерә. Абыем Наилгә быел 88 яшь тула, туган апага гына бу көнгә кадәр яшәргә язмаган икән.
1935 елгы икенче абыем Фаил – фоторәсемдә алдагы рәттә сулдан беренче. Аның 17 яшьлек вакыты. Ул да 16 яшеннән МТСка урнашып, абыем һөнәренә өйрәнә дә эретеп ябыштыручы булып хезмәт куя. Олы абыем җиткерә башлаган 4кә 4,5 метрлы өйне төзеп, 1954 елда армия сафларына алына. Ул Ленинград өлкәсендә өч ел хезмәт итә, аннан бер елга язылып, Донбасска күмер шахтасына китә. Фаил абыемның миңа бүләккә кофта алып кайтуы бүгенгедәй исемдә. Бераз кунак булгач, Пермь өлкәсенең Пашия поселогына барып урнаша. Анда төзелештә дүрт ел эшләгәч, Актаныш районының Иске Теләкәй авылыннан төзелештә хезмәт куючы Юлия исемле кызга өйләнә. Ике балалары булгач, 1962 елда кире авылга кайтып, МТСка урнаша. Анда начар гына фатир бирәләр. Кичке мәктәптә укып, 10 сыйныф белем ала, аннан техникумны тәмамлый, авылда колхозда эшли. 1974-1979 елларда “Гигант” колхозында парторг, Кукмарада ПМК дигән оешмада начальник вазыйфаларын башкара. Шушы елларда авылда өй җиткереп, Янил училищесына эшкә урнаша. 1995 елга хәтле балаларга белем биреп лаеклы ялга чыга. Алар иптәше Юлия белән өч кыз, бер малай тәрбияләп үстерә.
Фотода алдагы рәттә уңнан беренчесе – Кафил абыем. Ул 1937 елгы, аның 15 яшьлек чагы. 1954 елны бергәләп колхозның сыерларын көткәнебез исемдә әле. Ул матур тавышлы, җырларга бик сәләтле иде. Болынлыкларда йөргәндә моңлы итеп көйләп җибәрсә, маллар, ашауларыннан туктап, башларын күтәреп карап тыңлап торырлар иде. Алар да абыемның матур тавышын аңлаганнар, күрәсең. Фаил абыем армиягә киткәндә, аның урынына Кафил абыем да МТСка урнашып кала. Шунда эшләп, 1956 елда армиягә алына. Сахалинда өч ел хезмәт итеп кайта. Аннан Фаил абыем янына Пермь өлкәсенә төзелешкә эшкә китә. Юлия апамның авылдашы Илгизә исемле кызга өйләнеп башлы-күзле була. Ике балалары тугач, 1969 елда авылыбызда Әпсәләм мулла абыйның иске генә йортын сатып алалар. Авылга урнашкач, тагын бер малайлары туа. Үз тырышлыклары белән яңа йорт салып чыгалар. Абыем Янилнең урта мәктәбендә агач һәм балта остасы булып эшли, 1997 елда лаеклы ялга чыга. Таһир исемле олы улы – әнисе һәм гаиләсе белән төп йортта, кызы Рәзинә һәм кече улы Рамил Чаллыда гомер кичерә.
Фотодагы 12 яшьлек бердәнбер кыз туганыбыз Марзыя (алдагы рәттә уңнан икенче) кечкенәдән безнең белән тәгәрәшеп уйнап үсә. Авылыбыздагы урта мәктәпне 1958 елда тәмамлап, Арча педагогика училищесына керә. Укып бетергәч, аны Чишмәбаш авылына башлангыч сыйныф укытучысы итеп билгелиләр. 1962 елда шушы авыл егете Сабирҗан белән кавышып, бер кыз, ике малайга тормыш бирәләр. Апам пенсиягә хәтле мөгаллимә булып хезмәт куя. Кече улы Раниф гаиләсе белән төп йортта яши. Тормыш иптәше гомер буе колхозда шофер вазыйфасын башкара. Әйбәт җизни иде, урыны оҗмахта булсын. Олы кызы Рәмзия – Зур Сәрдектә, ә улы Расыйх Чишмәбашта үз гаиләләре белән торалар.
Фоторәсемдәге иң кечкенә малай үзем булам, 10 яшьлек вакытым. Мин дә абыйларым кебек 12 яшьтән колхозда көтү көттем, ат җигеп, каникулларда төрле эшләр башкардым. 10нчы сыйныфны тәмамлагач, Казанда бораулаучы әзерли торган училищега укырга кердем. Аннан Рязаньга эшкә җибәрделәр. Рязаньнан – Горькига командировкага. Армиянең беренче елында Бөек Новгород өлкәсендә сержантлыкка укыдым. Калган ике елымда Украинаның Кременчуг шәһәрендә хезмәт иттем. 1965 елның көзендә туган авылыма кайттым. Бераз ял иткәч, Киров өлкәсенең Кирово-Чепецк шәһәренә эшкә киттем. 1973 елга кадәр шунда яшәргә насыйп итте, анда башлы-күзле булдым. Тормыш иптәшем – күрше Балыклы кызы Фирая. Ул 1956 елда авылыбыз мәктәбенә 8 сыйныфка килгән иде. Ике ел эчендә аның белән дуслашып беттек. Ул – туганнары янына Киргизиягә, мин Казанга укырга киттек. 6 ел буена бер тапкыр гына күрешеп, гел хат язышып, аралаштык. Армиядән соң бер ел эшләгәч, аның торган җиренә барып өйләнештек тә Кирово-Чепецкига алып кайттым үзен. Анда фатир бирделәр. 1969 елда олы улыбыз Айрат туды. Үзем башта заводта, аннан буровойда хезмәт куйдым. Фирая да үз һөнәре буенча тегүчелектә эшләде.
Тормыш бит ул бик катлаулы, бүген болай, иртәгә тегеләй, дигәндәй. Туган ягыбыз барыбер үзенә тартты: 1973 ел башында Кукмарабызга кайтырга насыйп булды. Шул ук елны дөньяга аваз салган кызыбыз ике ел гына яшәп калды. Янгын сүндерү частенда хезмәт куеп, аннан 1978 елда заготзернога күчтем. 1984 елда кече улыбыз Айнур туды. 2001 елда 4нче урта мәктәпне тәмамлап, Казандагы төзелеш институтына укырга керде. Мин шул ук елны лаеклы ялга чыктым. Улыбыз беренче курсны бетергәч, Казансу елгасында су коенганда батып үлде. Ул вакытларны бик авыр кичердек, аеруча тормыш иптәшем. Инде пенсиягә чыгуыбызга да 20 еллап гомер үтеп киткән.
Олы улыбыз Айрат Аш-Буҗи кызы Гөлүзәгә өйләнеп, Кукмарада үз өйләре белән яшиләр. Олы кызлары Ләйлә – Казанда университетта, Ләйсән – Арчада, уллары Данис 7 сыйныфта белем ала.
Фотодагы олы абыем белән рәттән генә басып торучы бер кыз – күрше көбәкәй Нәчтие. Абыемны армиягә озатырга дип кергән вакыты булгандыр инде. Шушы рәсемгә карыйм да ничек бишебез шундый булдык икән дип уйлап куям. Кайларга гына чыгып китеп эшләп йөрергә карамастан, үз ягыбызга, авылыбызга кайтып урнашып, олыгайган көннәребездә шушында гомер итәргә язган. Авыл җирлеген, халкын, табигатен яратмаслык түгел шул! Алар безне сугыш һәм аннан соңгы елларда үлемнән алып калды бит.
Апрель айларында җирләр кардан арынып җилли башлагач, басулардан яланаяк өшегән бәрәңге җыя башлар идек. Май аенда төрле үләннәр, июнь-июльдә төрле җиләкләр, кыргый чия, бөрлегән, артыш җиләге, август айларында тауларыбызда кыргый чикләвек ашап туена идек. Җәй буе Бөр елгасыннан балык тоттык. Әниебез ул балыклардан нәрсә генә пешереп ашатмады. Авыл халкы да, күршеләребез дә безгә карата бик мәрхәмәтле, ярдәмчел булдылар.
Бишебез кечкенә, яшь вакытларыбызда, үсмер чакларда авылыбызда бик актив булып үстек. Дүрт малай гармунда уйнап, авыл клубларында төрле кичәләрдә, концертларда катнаштык. Апам Марзыя да бик матур җырлый иде. Ничек шундый вакытларны онытасың ди. Туган ягыбызны яратуыбыз әти-әни каны белән дә сеңгәндер инде. Төрле җирләрдә йөреп, авылыбызга кайтып урнашкач та, туган көннәребездә, бәйрәмнәрдә, Сабантуйларда гаиләләребез белән җыелышып, сөйләшеп, җырлашып утыра идек.
2010 елны ике машина белән Башкортостанга, әниебезнең туган җиренә, авылына барып, туганнары белән танышып кайту бәхетенә ирештек. 2011 елны шулай ук ике машина белән әтиебезнең сугышта мәрхүм булган җирләрен – Бөек Новгород өлкәсенең Демян районындагы Сыропятово дигән авыл җирлегендә җирләнгән каберлеген күреп кайттык. Моңа бик сөендек, үзен күргәндәй хис иттек. 69 ел буе без аның каберен дә белмичә яшәгән идек бит...
Әнием – 65, абыебыз Фаил – 69, Кафил абыем 72 яшендә бакыйлыкка күчте. Янил зиратында җирләнеп, әтиебезнең кайда ятып калганын да белергә җитешмәделәр.
Гомерләр уза тора, без дә олыгаябыз. Исән булганнарыбызга бер-беребезне күреп очрашып, аралашып торырга язсын, ә мәрхүм якыннарымның урыннары оҗмах түрләрендә булсын иде.
Марат ХИСМӘТОВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев