Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Березняк авылыннан Миләүшә Фатыхова: Тормышта хатын-кызның рольләре бик күп

Миләүшәнең сүзләре буенча, башка хатын-кызлар кебек аның да төп максаты – кадерле әни, яраткан хатын, кайгыртучан хуҗабикә булу.

Халыкара хатын-кызлар көненең яз башында билгеләп үтелүе очраклы түгел. Чөнки яз һәм хатын-кыз икесе дә бик охшаш һәм аерылгысыз! Язма герое, Березняк авылында яшәүче күпбалалы әни Миләүшә Фатыхованың да иң яраткан ел фасылы – яз. Инде менә 10 ел ул авыл халкына гаҗәеп мәдәният дөньясын ача, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклау өчен бар көчен куя.

«Яз килүен түземсезләнеп көтеп алам. Тиздән бакчада күңелле мәшәкатьләр башланыр. Мин бакча чәчәкләрен бик яратам, шуңа күрә җәйдән алып көзгә кадәр безнең йорт яны территориясе яшеллеккә күмелә. Ә менә чәчәк бәйләмнәренә, кызганычка каршы, аллергиям бар. Шуның өчен бәйрәмнәрдә миңа башлыча көнкүреш техникасы, бизәнү әйберләре бүләк итәләр. Өйдә иминлек һәм үзара аңлашу хөкем сөрә икән, күңел дә тыныч, эшләве дә җиңел. Янәшәңдә һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер торучы якыннарың булганда исә авырлыклар бөтенләй дә сизелми», - дип елмая Миләүшә Фатыхова.

Миләүшәнең ныклы таянычы – пар канаты Ринат. Алар тормыш сукмагыннан кулга-кул тотынышып атлыйлар, шатлык һәм борчу-мәшәкатьләрне бергәләп кичерәләр, ике кыз, бер ул үстерәләр. Әңгәмәдәшем сүзләренә караганда, үзенең тормыш иптәше кебек көчле ир-ат җилкәсеннән башка ул мәдәният өлкәсендә эшли дә алмас иде. Шулай ук һәрчак янәшәсендә булган кайнанасы Рузалия ханым, кайнатасы Халит абыйга да хөрмәте зур аның.

Язмам герое Саба районының Лесхоз бистәсеннән. Актив, җор телле, оештыру сәләте көчле була аның. Сәхнәне яратуы яшь кызны мәдәният өлкәсенә алып килә. Әмма алай ук тиз түгел. Мәктәпне тәмамлагач, ул Казан педагогия училищесына документлар бирергә бара. Бервакыт ноябрь аенда студентлар көче белән концерт әзерләнә. Анда Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары да катнаша. Кунаклар арасында танылган артист Илдар Хәйруллин, кызның талантын күреп, аны театр училищесына укырга чакыра.

«2007 елда әлеге уку йортын уңышлы гына тәмамлап, кулыма диплом алдым. Березняк авылы егетенә кияүгә чыктым, мәдәният йортына эшкә урнаштым. Бездә бәйрәмнәр, төрле бәйге, КВН, тематик чаралар һәрчак югары дәрәҗәдә үтә. Мәдәният йортында “Оста куллар” клубы эшли. Анда авылдашлар белән җыелабыз да бәйлибез, чигәбез, төрле әйберләр ясыйбыз, әби-бабайларыбызның гореф-гадәтләрен яшь буынга тапшырырга тырышабыз. Минем үз балаларым да сәхнәдә үсә, дисәм, һич ялгыш булмас», - дип искә ала ул вакытларны Миләүшә.

Миләүшәнең сүзләре буенча, башка хатын-кызлар кебек аның да төп максаты – кадерле әни, яраткан хатын, кайгыртучан хуҗабикә булу.

«Тормышта хатын-кызның рольләре бик күп. Ул – гаилә җылысын, традицияләрне саклаучы да, кайгыртучан әни һәм хатын да. Хәзерге җәмгыятьтә ул – әле ир-атлар белән беррәттән карьера биеклекләре дә яулаучы. Әмма яратып һәм яратылып яшәү турында да онытмаска кирәк. 8 Март бәйрәме уңаеннан без, 30га якын кеше, өстәл артына җыелышабыз. Әнием Рузалия белән дөге бәлеше һәм башка милли татар халык ашлары әзерлибез, бер-беребезне бүләкләр белән сөендерәбез. Бәйрәмнәрнең күңелгә ятышлы үтүе бик рәхәт шул», - ди күпбалалы әни.   

«Миләүшә һәркем белән матур итеп аралаша, авылдашларына, хезмәттәшләренә ихтирамлы мөнәсәбәттә. Аның кебекләр булганда мәдәнияткә мәхәббәт сүнмәячәк, халкыбызның гореф-гадәтләре яшәячәк», - ди авыл халкы.

Фото: Эльвира Иванова / «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев