Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Беренче укытучысы аны, яратып, “Бәләкәй Тукай” дип йөртә иде

Ә Апуш кушаматы аны мәктәп еллары буе озата бара.

Өстәлдәге ярты гасыр элек төшкән фотода - Зур Кукмара башлангыч мәктәбенең 3 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Саймә апа Хөсәенова белән. Авыл мәктәбендә тәүге белемнәрен алган бу малай-кызлардан, чын мәгънәсендә, ил-көнгә файдалы хезмәт кешеләре: хезмәткәрләр, укытучылар, җитәкчеләр, табиблар, инженерлар чыкты.

Сентябрьнең соңгы атнасында туган Габделхәйнең 1нче сыйныфка укырга барганда 7 яше дә тулмаган була. Мәктәп директоры Саймә апа Хөсәенова: “Яшең дә җитми, быелга калып тор инде”, - дип кайтарып җибәрә малайны. Балачактан ук мөстәкыйльлеге һәм үҗәтлеге белән аерылып тора Габделхәй, шуңа күрә укуын ташлау турында уйлап та карамый. Беренче укытучысы Саймә апа аны, яратып, “Бәләкәй Тукай” дип йөртә. Ул вакытта мәктәптә укучы малайлар гимнастерканы билдән прәшкәле киң каеш белән буып йөрделәр, шуңа күрә Габделхәй тагын да җыйнаграк булып күренгәндер инде.
Зур күзле, ачык йөзле, аз сүзле, әмма зиһенле һәм тырыш укучы була ул. Ә Апуш кушаматы аны мәктәп еллары буе озата бара.
“Балаларның дәресләрен өйдә абыйлары тикшерде, үз үрнәгендә өйрәтте ул аларны”, - дип сөйли иде әни.

Бишенче сыйныфтан Кукмара беренче номерлы татар мәктәбендә белем ала абый. Иртән иңнәренә “летчик” сумкаларын элеп,  сыйныфташлар гына түгел, гомерлек дуслар - Расим, Мирзаһит, Габделхәй, Васыйк мәктәпкә юнәләләр. Алар без – кечкенәләргә дә миһербанлы, ярдәмчел булулары белән аерылып тордылар.
Мәктәпне (гимназияне) көмеш медальгә тәмамлап, Габделхәй Газизуллин шул ук елны Казан дәүләт университетының физика бүлегенә укырга керә. Әлеге факультет студентлары арасында ике генә авыл егете була: Арчадан - Сәгыйть һәм Кукмарадан - Габделхәй. Кирәкле дәреслекләрне эзләп, әниебез Йошкар-Ола шәһәренә үк барып җитә.
1973 елда өченче курсны тәмамлаган егетләрне ерак тайгага экспедициягә җибәрәләр. Өч ай буе шунда эшләп, абый зур суммада акча туплый. Әтинең рөхсәтен алып, ул җиденче сыйныфта укый торган Рафаэль энем белән шул акчага Казаннан зур, төсле “Таурас” телевизоры сатып ала. Кичке электричкадан вокзалга төшкәч, алар, тартмага аркылы таяк куеп, шуны баш-башыннан күтәреп, туктап ял итә-итә, көч-хәл белән авылга кайтып җитәләр. Ул вакытларда капка төбенә кадәр илтеп куя торган таксилар юк иде шул. Аннан “Хайваннар дөньясында” тапшыруын бик яратып караганыбыз истә.
1975 елда университет тәмамлаган егет-кызларны юллама белән Бөтенсоюз комсомол төзелеше – КамАЗга җибәрәләр. Беренче хезмәт чыныгуын шунда уза комсомол яшьләр. Владимир Ленинның 100 еллыгы уңаеннан чыгарылган “Фидакарь хезмәт өчен” медале – аның хезмәт юлында беренче бүләк. Җитәкче урыннарда эшләп, абруй һәм хөрмәт казанып, ул 2005 елда “Казанның 1000 еллыгы” медаленә дә лаек була.

Габделхәй абыйны без, яратып, “дәү абый” дип йөртәбез. Ул – гаиләбезнең ышанычлы терәге, киңәшчесе, шул ук вакытта җор күңелле әңгәмәдәш, тормыш сөючән булуы белән дә сокландыра. Бүгенге көндә дәү абый хатыны Вәсилә Нургали кызы белән Казан шәһәрендә гомер итә. Алар - балалары, килен-кияүләре өчен яраткан әти һәм әни, биш оныгына кадерле дәү әти һәм дәү әни.
Рәсимә ГАЗИЗУЛЛИНА,
 Зур Кукмара

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев