Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Бер бала үстерү авыррак, дип исәпли тугыз бала әнисе Роза Шәйфетдинова

    Шәйфетдиновлар Починок-Сутер авылыннан. Хуҗа ханымга карап, аны күп балалы әни димәссең дә: бер дә арган, талчыккан кыяфәтле түгел. Югыйсә, ул - өйдәге барлык эш өчен җаваплы хуҗабикә генә түгел, авыл мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы, сыйныф җитәкчесе, профком рәисе, җирле депутат, концертлар, Сабантуйлар алып баручы да. Артында көчле тыл булмаса, моның барысына да җитешмәс тә иде: гаилә башлыгы Владимир Шаһи улы  хатыны өчен ныклы терәк булып тора. Хуҗалыкта күп нәрсә аның көче белән ясалган. Кызганыч, без килгәндә өйдә булмады – вахта алымы белән Когалымда эшли икән.


    Починок-Сутер авылында яшәүче Шәйфетдиновларның иркен йортында үзгә бер атмосфера хөкем сөрә. Бусага төбендә безне хуҗабикә үзе – Роза ханым каршы алды, эчке бүлмәләрдән балалары Аида, Роман, Ленар йөгереп чыкты.

    - Узыгыз, уз. Әле үзебез дә яңа гына кайттык, - дип, безне түргә әйдәделәр.

    Хуҗа ханымга карап, аны күп балалы әни димәссең дә: бер дә арган, талчыккан кыяфәтле түгел. Югыйсә, ул - өйдәге барлык эш өчен җаваплы хуҗабикә генә түгел, авыл мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы, сыйныф җитәкчесе, профком рәисе, җирле депутат, концертлар, Сабантуйлар алып баручы да. Артында көчле тыл булмаса, моның барысына да җитешмәс тә иде: гаилә башлыгы Владимир Шаһи улы  хатыны өчен ныклы терәк булып тора. Хуҗалыкта күп нәрсә аның көче белән ясалган. Кызганыч, без килгәндә өйдә булмады – вахта алымы белән Когалымда эшли икән.

    Роза ханым үскән гаилә  70нче еллар башында Казахстаннан Кукмарага кайтып төпләнә. Биредә ул Нырты урта мәктәбен тәмамлый, аннан Алабуга педагогия институтында белем ала. Укуын төгәлләгәч, кызны юллама белән Починок-Сутер авылына эшкә җибәрәләр. 1989 елны ул Яңа Каенсар авылыннан Владимир исемле егеткә кияүгә чыга. Балалары тугач, гаиләнең бәхете тагын да тулыланып китә. Ике уллары, кызлары тормышта инде үз юлларын тапканнар дияргә була: Альбертлары гаиләсе белән Ижевск шәһәрендә яши, кызлары Наталья шунда ук медицина академиясенең 6 курсында укый, ә Ленар  Удмурт дәүләт университеты каршындагы көллияттә белем ала. 
    Гаиләнең бәхете – балаларда, дип исәпли әңгәмәдәшем. Ул үзе дә күп балалы гаиләдә үскән. Ә әнисе ягыннан әбисе сугыш елларында асрамага бала алып та үстергән. Бу хакта Роза ханым әле күптән түгел генә ишеткән.

    Авылларда балалар елдан-ел азая бара бит, менә кечкенә улларына да берзаман урамда уйнарга иптәш калмый. Һәм гаилә 2010 елда читтән  бала алып үстерергә ниятли. Мондый адымга һәркем дә бара алмый. Чит балага әти-әни булу өчен түземлек, сабырлык кирәк, моны булдырырбызмы, уртак тел таба алырбызмы дигән шик-шөбһә килүе бик табигый. Ләкин Роза белән Владимир, барлык икеләнүләрне читкә куялар, аларның бу теләкләрен туганнары, үзләре чит бала тәрбияләүче дуслары да хуплый. Малайны алырга килгәч, аның бер сеңлесе дә булуын ишетәләр. Бертуганнарны ничек аерасың? Шулай итеп, 12 яшьлек Владимир белән 8 яшьлек Вероника Шәйфетдиновлар гаиләсендә яши башлый. Балаларның язмышы гади генә булмый, кечкенә чакларында ук авырлыклар белән очрашырга туры килгән аларга. Яңа гаиләдә генә тынычлык, кайгыртучанлык сизәләр. Хәзер инде Владимир – Мәскәүдә Россия халыклар дуслыгы университетында, ә Вероника Мамадышта политехник көллияттә белем ала. Аларның беренче тапкыр “әни” дигәннәрен Роза ханым әле дә яхшы хәтерли. Бу гаиләгә килүләренең өченче көнендә үк балалар аңа “әни” дип әйтергә теләүләрен белдерәләр.

    - Төне буе елап чыктым. Әмма әни – сүз генә түгел, ул барыннан да бигрәк җаваплылык дигән сүз бит. Һәр гаиләдәге кебек бездә дә кыенлыклар булды, ләкин аларны бергәләшеп җиңеп чыктык. Иң мөһиме – балаларга үзеңнеке һәм чит итеп аерып карарга ярамый. Алар - кәгазьдә генә тәрбиягә алынган балалар, ә чынлыкта, алар үзебезнеке кебек якын, кадерле, - ди Роза Шәйфетдинова. 

     

    Берничә елдан соң гаилә тагын ике балага арта. Башта малайлар аларга ял көннәрендә, каникулларда кайтып йөри. Ә бер ел элек Шәйфетдиновлар гаиләсе Казаннан абыйлы-сеңелле тагын ике баланы үзенә сыендыра. Алар да инде биредә үз кешегә әверелгәннәр. 10 сыйныф укучысы Роман бик актив, максатчан, спорт белән шөгыльләнә, киләчәктә инженер-конструктор булырга хыяллана. 8 сыйныфта белем алучы Аида да бик тырыш, ярдәмчел, кул эшләренә оста.

    Күп балалы әни булу кыенмы? Әңгәмәдәшемнән шул хакта сорадым.

    - Иң кыены – балалар авырганда. Ә калганына түзәрлек, һәр проблеманың үз чишелеше бар. Акча иң мөһиме булмаса да, балалар мохтаҗлык күрмәсен өчен тырышабыз. Өй янындагы бакчабызда яшелчәләр үстерәбез, балалар да эшкә өйрәнә. Алар гаилә җылысын тоеп, якыннарының кадерен белеп тәрбияләнергә тиеш, - ди Роза ханым.

    -    Әни – безнең өчен үрнәк кеше. Ул безне мөстәкыйль булырга, үз сүзең, гамәлең өчен җавап бирергә өйрәтә, - дип сүзгә кушыла Ленар. – Менә беркөнне бер бала тукталышта әнисеннән нидер сорады, ә әнисе интернеттан эзлә, дип җавап бирде. Мин әнинең  нинди дә булса соравыбызны игътибарсыз калдырганын хәтерләмим. Һәрвакыт безне тыңлый, эш йә киңәш белән ярдәм итә. 

    Чыннан да, Роза һәм Владимир Шәйфетдиновлар балалар белән күбрәк аралашырга тырышалар. Гаиләнең үз традицияләре дә бар. Бәйрәмнәрне, туган көннәрне бергә җыелып, табын артында билгеләп үтәләр.

    Җәмгыятебездә күп балалы әни булу бик авыр, чөнки мәшәкатьләр, финанс чыгымнар бермә-бер арта, дигән караш формалашкан. Роза ханым исә бер балага караганда, күбрәкне тәрбияләү җиңелрәк булуын үз үрнәгендә раслый. Ә бәхет, ярату хисе барлык кыенлыкларны һәм проблемаларны онытырга ярдәм итә.

     

    фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: