Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Байлангардагы Әһлиуллиннар гаиләсендә “Каз өмәсе” гөрләп узды

“Бүген бездә, дуслар, каз өмәсе, сагынырсыз, карап калыгыз...”

Халкыбызның бик күп күңелле бәйрәмнәре, кызыклы йолалары бар. Байлангар авылында шул гореф-гадәтләр бүген дә саклана. 25 ноябрь көнне мәдәният йортының “Ак калфак” оешмасына йөрүче уңган ханымнары, үзләренең яшь чакларында өмәләрдә катнашуларын искә төшереп: “Бүген бездә, дуслар, каз өмәсе, сагынырсыз, карап калыгыз...” - дип, җырлар җырлый-җырлый, барлык шартларын туры китереп, Әһлиуллиннар йортында “Каз өмәсе” уздырдылар.

Эшләрне тәмамлап, тәмле бәлешләр ашап, каз маенда пешкән коймаклар белән чәйләр эчкәч, җирлекнең “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Гөлсәвия Нуриева алга таба да авылларда маллар асрап, казлар үстереп, өмәгә күршеләр, дуслар, туганнар җыелып, матур итеп яшәргә, киләсе елга да каз өмәләрен дәвам итәргә язсын, дигән теләкләрен җиткерде.

Минзәлия ӘҺЛИУЛЛИНА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk