Балтач районында җиңел машина йөртүчесе "Волга" белән "КАМАЗ" бәрелешүдән һәлак булган
Соңгы яңалыклар

Балтач районында җиңел машина йөртүчесе "Волга" белән "КАМАЗ" бәрелешүдән һәлак булган

Юл фаҗигасе Балтач - Шәмәрдән юлының 9нчы чакрымында килеп чыккан.

Балтач районында "Волга" машинасы белән "КАМАЗ" бәрелешеп, җиңел машина йөртүчесе һәлак булган. Бу хакта "Татар-информ"га шәхси чыганак хәбәр итте.

Бүген иртән Балтач - Шәмәрдән машина юлының 9нчы чакрымында йөк машинасы зур тизлектә "Волга" белән бәрелешкән. Җиңел машинага ут капкан һәм 43 яшьлек йөртүчесе фаҗига урынында һәлак булган.

фото: baltaci.ru

 

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев