Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Балалар поликлиникасы педиатры Константин Ошурков: Вакцинациядән түгел, ә коронавирустан куркырга кирәк

Район үзәк дәваханәсендә коронавируска каршы вакцинация бара.

Балалар поликлиникасы педиатры Константин Борисович Ошурков та 12 гыйнвар көнне коронавируска каршы вакцинация ясаткан. Ул бу турыдагы кичерешләрен «Хезмәт даны» газетасы редакциясе белән дә уртаклашты.

Әле прививканы иртәрәк тә кадаткан булыр идем, бераз салкын тиеп чирләп тордым, ди ул.

«Районга вакцина кайту белән иң элек миңа хәбәр итегез, дип әйтеп куйган идем, тик бераз кичектерергә туры килде. Бүгенге көндә үземне бик яхшы хис итәм, инъекциядән соң да бернинди авырлыклар сизмәдем. Хәзерге вакытта тормыш иптәшем бераз чирләп тора, ул да терелү белән вакцинация ясатачак», - диде табиб.

Константин Борисовичның яше алтмыштан узып киткән, кечкенәдән кан басымым югары икән. Шуңа күрә сакланырга тырыша. Шулай ук гриппка каршы прививкаларны да калдырмый.

«Прививка ясалган кеше чирләсә дә, авыртуны күпкә җиңелрәк һәм тизрәк кичерә. Вакцинациядән түгел, ә коронавирустан, төрле инфекцияләрдән куркырга кирәк. Кешелек дөньясы чума, оспа, полиомиелит, холера, дифтерия, кызамык, кызылча кебек нинди куркыныч чирләрне җиңә алды, барысы да прививкалар ярдәмендә бит», - дип сөйләде ул.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk