Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Аш-Буҗи авылыннан Руфинә Таһированың хыялы тормышка ашкан

Ул халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган «тегүче» һөнәре буенча әзерлек курслары үтеп, яңа эш үзләштергән.

Кулы эш белгән кеше беркайчан да тормышта югалып калмаячак. Бигрәк тә хәзерге зур мөмкинлекләр заманында. Аш-Буҗи авылыннан Руфинә Таһирова да халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган «тегүче» һөнәре буенча әзерлек курслары үтеп, яңа эш үзләштергән.

Руфинәне инстаграм битендә күзәтеп барсам да, шәхсән таныш түгел идем. Ул социаль челтәрләрдә үзенең хезмәт җимешләренең фотоларын урнаштыра: урын-җир әйберләре, балалар комплектлары... Руфинәнең алга таба планнары тагын да зур: шәхси эшмәкәр яки үзмәшгуль булып теркәлеп, рәсми рәвештә үз эшен булдырырга тели.

«Хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә тегүчелеккә укытулары турында “Хезмәт даны” газетасыннан күрдем һәм шуннан соң анда барып-язылып кайттым. Озак та үтмәде, төркем тупланып, укырга чакырдылар. Бу минем өчен зур шатлык иде, чөнки, ниһаять, күптәнге хыялым тормышка ашты. Кечкенәдән кул эшләрен яратам: мәктәптә укыганда ук йон оекбаш, бияләй, хәтта үземә кофталар да бәйләдем. Ә тугызынчы сыйныфта форма күлмәге тегеп кидем. Туры итәкле, күтәртмә якалы, бик матур күлмәк килеп чыкты. Аны тегәргә хезмәт укытучысы Дания апа Баһавиева ярдәм итте. Гомумән, тик утырырга яратмыйм, кулыма нинди дә булса эш алам. Кул эшләренә мәхәббәт әнидән күчкәндер дип уйлыйм, чөнки ул да тегәргә бик оста. Без кечкенә чагында бөтен әйберне үзе тегеп киертте. Үземнең кызым да кул эшләрен бик ярата», - диде ул.

Руфинә Зур Сәрдек гимназиясен тәмамлагач, шул авылдагы кибетләрнең берсенә эшкә кергән. Аннан соң авылдашы Айдар белән гаилә корып, тормыш мәшәкатьләренә чумганнар. Бүгенге көндә алар ике бала тәрбияләп үстерә: уллары Рәйхан - бишенче, кызлары Ралинә икенче сыйныфта белем ала.

«Мәшгульлек үзәгендә өч ай укыдык. Елена Викторовна дигән укытучы белем бирде. Ул - үз эшенең остасы, безне кисәргә, тегәргә, үлчәм алырга, гомумән, әлеге һөнәрнең бөтен нечкәлекләренә өйрәтте», - дип сөйләде әңгәмәдәшем.

Руфинә курсларда укыган вакытта иң элек беренче сыйныфка баручы  кызына форма күлмәге тегеп киертә. Бүгенге көндә дә Ралинә әнисенең кул җылысын саклаучы күлмәкне рәхәтләнеп киеп йөри.

«Курсларда бик күп балалар киемнәре, бала тудыру йортыннан чыкканда кулланыла торган конвертлар тектем. Аларны туган-тумачаларга, дусларга бүләк иттем. Ул вакытта өченче балабызны көтә идек. Аңа да бик күп әйберләр тегеп әзерләп куйдым. Кызганычка каршы, сабыебыз гына гомерле булмады. Укулар тәмамланыр алдыннан курс эше буларак теккән әйберләрне алып килеп күрсәтергә һәм алар турында сөйләргә кирәк иде. Укытучыбыз һәм бергә укыган кызлар шаккатып, хезмәтләремне бик югары бәяләделәр», - диде Руфинә, авыр хатирәләргә бирелеп.

Курсларны уңышлы тәмамлаганнан соң, Руфинәгә  белгечлеге буенча өченче разрядлы тегүче квалификациясе бирелә. Шулай итеп, ул, хыялын тормышка ашырып, профессиональ тегүчегә әверелә. Бала югалту ачысын басар өчен, бар күңелен эшкә бирә: урын-җир кирәк-яраклары тегә башлый. Аларны дусларына, туган-тумачаларына бүләк итә. Шулай ук ярминкәләрдә дә актив катнаша. Әкренләп оста куллы тегүче Инстаграмда да таныла.

«Башта Инстаграмга әйберләр куярга читенсенә, ояла идем, хәзер ияләнеп киләм. Вахит авылыннан танышым, блогер Айгөл Сәмигуллина да киңәшләре белән ярдәм итеп тора, рәхмәт аңа», - диде ул.

Руфинә материалларны сайлауга зур игътибар бирә. Күбрәк поплин дигән материал белән эшли. Ул бәясе ягыннан да кулай, уңмый, бөтерчекләнми, дип сөйләде тегүче.

Таһировлар сыер, бозаулар асрап көн күрә, әле бу елга кадәр 4-5әр килограмм суган орлыгы да чәчкәннәр. Җәен балалар белән бергә-бергә эшлибез, ә язын өстәмә акча була, диделәр.

«Суган үстерү җиңел хезмәт түгел. Сатканчы берничә тапкыр кулдан үткәрергә кирәк, мәшәкате бик күп. Быел, Аллаһ боерса, суган утыртмыйча, тегүгә күбрәк игътибар бирәсе килә. Ә мәшгульлек үзәгендә укулар кешегә тормышта үз урынын табар өчен зур ярдәм булып тора. Чөнки минем танышларым арасында анда массаж, чәчтараш һөнәрләрен үзләштерүчеләр бар», - диде ул.

фото: гаилә архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X