Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Аш-Буҗи авылы китапханәсендә танылган балалар шагыйрәсе Йолдыз Җамалетдинова-Шәрәпова белән очрашу булды

Чарага мәктәп укучылары чакырылган иде.

Аш-Буҗи авылы китапханәсендә танылган балалар шагыйрәсе Йолдыз Җамалетдинова-Шәрәпова белән “Китаплы кич” дип исемләнгән очрашуда булдык.

Китапханәче Гөлчәчәк Сабирҗанова шагыйрәнең “Әни булдым” шигырен Айсинә Хамаяновага яттан сөйләргә тәкъдим иткән иде. Без Айсинә белән шигырьне бик теләп өйрәндек һәм күрешү мизгелләрен көттек.

Бу чарада Йолдыз Шәрәпова белән якыннан таныштык. Үзе сөйләвендә шигырьләрен тыңладык, аның турында күп яңалыклар ишеттек.

Китапханәче чарага мәктәп укучыларын да чакырган иде. Алар Йолдыз апаларының шигырьләрен сөйләделәр, бүләк итеп җыр һәм биюләрен әзерләгәннәр, үзләрен кызыксындырган сорауларын да бирделәр.

Бик эчтәлекле, мәгънәле, тәрбиягә кагылышлы хикмәт яшерелгән шигырьләр яза Йолдыз ханым. Без дә балалар бакчасында шагыйрәнең шигырьләрен өйрәнәбез, төрле конкурсларда призлы урыннар да яулыйбыз. Шундый файдалы очрашу оештырган Гөлчәчәк Сабирҗановага ихтирамыбызны белдерәбез.

Альбина ЗАКИРОВА, тәрбияче, Адай

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев