Фаҗига урынында белгечләр эшли
Арча районында зур тизлектә чокырга төшеп киткән «КАМАЗ» йөртүчесе шунда ук һәлак булган. Бу хакта Республика автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
«Бүген көндез Орск-Марий Эл трассасының 30нчы чакрымында йөк машинасы йөртүчесе, башлангыч мәгълүматлар буенча, куркынычсыз тизлек сайламаган һәм юл кырыена төшеп киткән», — дип сөйләделәр ЮХИДИдә.

Һәлакәттә машина йөртүче алган җәрәхәтләрдән шунда ук вафат була. Фаҗига урынында белгечләр эшли, дип яза "Татар-информ".
фото: соцсети
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев