Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Район Советында “Бердәм Россия” сәяси партиясе Кукмара җирле бүлекчәсенең хисап сайлау җыелышы узды

Конференция барышында партиянең җирле бүлекчәсенең 2016 елдан алып бүгенге көнгә кадәр булган эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды, бурычлар куелды.

Район Советында “Бердәм Россия” сәяси партиясе Кукмара җирле бүлекчәсенең хисап сайлау җыелышы узды. Конференция барышында партиянең җирле бүлекчәсенең 2016 елдан алып бүгенге көнгә кадәр булган эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды, бурычлар куелды.

Биш ел эчендә Кукмара районында җирле бүлекчәнең алты конференциясе һәм җирле сәяси советның 89 утырышы үткәрелгән.

Конференция эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе урынбасары Ратникова Римма Атлас кызы, партиянең җирле бүлекчәсе сәркатибе, җирле сәяси совет, җирле контроль комиссиясе әгъзалары, башлангыч бүлекләрдән сайланган делегатлар, район Башкарма комитеты җитәкчесе һәм урынбасарлары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Хисап сайлау җыелышында көн тәртибендәге алты мәсьәлә каралды, алар буенча тиешле карарлар кабул ителде. Партиянең җирле бүлекчәсе сәркатибе итеп яшерен тавыш бирү юлы белән район башлыгы Димитриев Сергей Димитриевич сайланды. Шулай ук җирле сәяси совет, җирле контроль комиссиясе дә сайланды.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев