Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Смешарикларның «әтисе» һәм Фиксикларның «абыйсы» Кукмара яшьләре белән җырлады

Игорь Шевчук «Китап-фест-2021» төбәкара балалар китабы фестивалендә катнашучыларының берсе булды.

Балалар шагыйре, язучы, журналист, «Фиксики» мультфильмының сценаристы, Смешарикларның «әтисе» Игорь Шевчук, «Китап-фест-2021» балалар китабы фестивале кысаларында, район Мәдәният йортында иҗади очрашу үткәрде, анда төп геройлар балалар иде.

Алар җыр һәм мультфильмнар авторы белән бергә «Фиксики»дагы җырларны башкардылар, «Смешарики»дагы персонажларның тавышларын танырга тырыштылар һәм уйнадылар. Иң активларга язучының китаплары бирелде.

 


Шулай ук очрашу барышында язучы Фиксикларның кем булуы һәм аларның сере нәрсәдә икәнлеге турында җентекләп сөйләде.

«Чынлыкта, бу инде күптән сер түгел. Бердәнбер сер - алар артында яшеренгән кеше. Беренче кеше - Эдуард Николаевич Успенкий, аның "Гарантийные человечки" әкияте бар иде. Тик Успенский геройлары үзләре яшәгән предметлар: лампалы телевизор, асылмалы сәгать, радиолалар кебек зур гәүдәле иде. Аннары танылган аниматор Александр Татарский һәм режиссер-мультипликатор Георгий Васильевлар төнлә, бөтен кеше йоклаганда барлыкка килә торган кечкенә Фиксикларны уйлап таптылар. Өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар Фиксикларның барлыгына ышана», - диде Петербург кунагы.

Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk