Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фоторепортаж: Кукмараның күппрофильле лицее үзенең 150 еллык юбилеен билгеләп үтә

Бәйрәмдә чыгарылыш сыйныф укучылары, укытучылар исеменнән бик күп котлау һәм теләкләр яңгырады.

Кукмара 2нче урта мәктәбе - хәзерге күппрофильле лицей үзенең 150 еллык юбилеен бәйрәм итте. Бүген билгеләнгән вакытка мәктәп янына элеккеге чыгарылыш укучылары, кунаклар, укытучылар җыелды. 

1869 елда земство училищесы буларак мәктәпкә нигез салына. Революциядән соң мәктәп базасында югары башлангыч училищесы оештырыла. Аннан соң ул фабрика-завод җидееллык мәктәбе исеме астында эшли. 1936 елда ул урта мәктәп статусын ала. 1941 елда яңа ике катлы бина төзелә, анда Бөек Ватан сугышы елларында госпиталь урнаша.

Мәктәп элеккечә үк гореф-гадәтләрне саклый, аның нигезендә - укучы hәм укытучылар, чыгарылыш сыйныф укучыларының бердәмлеге. Педагогик коллектив, балаларга уңышлы белем биреп, заман белән бергә атлый. 

Чара Комсомол мәйданында башланып китте, аннары кунаклар күппрофильле лицейга уздылар. Халык арасында һәркем сыйныфташларын эзләргә ашыкты. Төркемнәрнең кайберләре зур иде, икенчеләре берничә кешедән генә торды. Очрашуга хәтта ерактан килүчеләр дә булды.

Бәйрәмдә чыгарылыш сыйныф укучылары, укытучылар исеменнән бик күп котлау һәм теләкләр яңгырады. Мәктәпкә адресланган барлык теләкләр чынга ашсын иде. Очрашу сыйныф бүлмәләрендә дәвам итте, анда хатирәләр белән уртаклаштылар, укытучылар белән аралаштылар, истәлеккә фотога төштеләр.

Кич белән 19.00-22.00 сәгатьтә төрле буын биюләре оештырылачак, ә 22.00дә бәйрәм салюты яңгыраячак.

фото: Алсу Гатауллина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk