Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Кукмарада “Озын толым” бәйгесе бара

Конкурсантлар озын чәчләре белән генә түгел, ә талант, акыл, тапкырлык, аш-суга осталыклары буенча да көч сынашалар

Районда “Озын толым” бәйгесе үтә. Бүген “Салават күпере” балалар бакчасында озын чәчле яшь кызчыклар әлеге мактаулы исемне алу өчен көч сынашты. Конкурсантлар озын чәчләре белән генә түгел, ә талант, акыл, тапкырлык, аш-суга осталыклары буенча да көч сынашалар. Конкурс “визит карточкасы” белән башланып китте. Кызлар үзләре, нәрсә белән мавыгулар һәм гаиләләре турында сөйләделәр. 

- Мондый чара инде икенче ел рәттән оештырыла. Беренче тапкыр ул “Татар кызы” исеме астында үткән иде, быел “Озын толым” дип атала. Чөнки элек-электән озын толым кызларның күрке булган. Толым озынрак булган саен, матуррак саналган. Заманалар үзгәрде, тик шулай да, билгә җиткән озын чәч әле дә кызларның алыштыргысыз бизәге булып тора. Конкурсантларның барысы да “Озын толым” исемен йөртергә лаек, - диде өлкән тәрбияче Земфира Ямалова. 

Бәйге бик күп матур, уңай кичерешләр бүләк итте. Яшь конкурсантлар бик матур чыгыш ясадылар, үзләрен лаеклы тоттылар. Аларга “Салават күпере” балалар бакчасының яшь артистлары да булышты. Бәйгедә катнашкан кызларга грамота һәм бүләкләр тапшырылды.

фото: Алсу Гатауллина/ "Трудовая слава"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев