Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Язлар җитте (шигырь)

Язлар җиткән, күңел инде сизә Салкын карлы кышлар үткәне. Яз бәйрәме - нәүрүз хәбәр итә Яңа еллар килеп җиткәнен. Җем-җем килә ап-ак карлар, Әйтерсең лә чәчәк бәйләме. Борынгыдан килгән язгы бәйрәм, Котлы булсын нәүрүз бәйрәме. Күктә кояш көлә, тамчы тама, Һәр матурлык күзгә ташлана. Табигатьнең бөек яңаруы Нәүрүз бәйрәменнән башлана....

Язлар җиткән, күңел инде сизә

Салкын карлы кышлар үткәне.

Яз бәйрәме - нәүрүз хәбәр итә

Яңа еллар килеп җиткәнен.

Җем-җем килә ап-ак карлар,

Әйтерсең лә чәчәк бәйләме.

Борынгыдан килгән язгы бәйрәм,

Котлы булсын нәүрүз бәйрәме.

Күктә кояш көлә, тамчы тама,

Һәр матурлык күзгә ташлана.

Табигатьнең бөек яңаруы

Нәүрүз бәйрәменнән башлана.

Нәүрүз бит ул-яңа көн дигән сүз,

Тыныч булып таңнар атсыннар.

Нәүрүз бәйрәмнәрен бар халыклар

Сөенешеп каршы алсыннар.

Яз килүен нәүрүз хәбәр итә,

Җыр сузалар күктә тургайлар.

Машиналар тавышы күмәр басуларны,

Яшелләнер болын-тугайлар.

Кәүсәрия Галимуллина

фото: moi-portal.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk