Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Яшьлегем хатирәсе (шигырь)

Яшьлегемне эзләп барам әле, Кая китте минем балачак? Су буена төшеп бака, балык тотып, Манма суга батып кайткан чак. Әни дулый, апам әрли мине, Син ирҗәнкә булып йөрисең. Төшен чыгып китсәң, кичен өйгә Кайтып керәсеңне белмисең. Нишләтәсең, холкым шундый минем, Дулап торсалар да, түздем мин. Су буеннан кәкре таллар алып,...

Яшьлегемне эзләп барам әле,

Кая китте минем балачак?

Су буена төшеп бака, балык тотып,

Манма суга батып кайткан чак.

Әни дулый, апам әрли мине,

Син ирҗәнкә булып йөрисең.

Төшен чыгып китсәң, кичен өйгә

Кайтып керәсеңне белмисең.

Нишләтәсең, холкым шундый минем,

Дулап торсалар да, түздем мин.

Су буеннан кәкре таллар алып,

Кәшәкәле уйнап үстем мин.

Шулай үтте минем балачагым,

Кәшәкәне инде ташладым.

Шушы авыр тормыш йөген

Үз җилкәмдә тарта башладым.

Әтиле балаларга рәхәт иде,

Алар тормыш йөген ялгыз тартмады.

Өзелеп-өзелеп сагынып көтсәк тә без,

Безнең әтиләребез кайтмады.

Нишләтәсең, бәхет дигән нәрсә

Тигез бирелмәде һәркемгә.

"Әти" дигән иң кадерле сүзне

Әйтә алмадык гомер-гомергә.

Тормыш дигән нәрсә җиңел бирелмәде,

Маңгайларга сырлар чыгарды.

Әле рәхмәт, безнең йөрәгебез

Авыртса да түзде, чыдады.

Менә шулай, яшьлек дустым,

Сине эзләп, һич тә тапмадым.

Ни кадәрле сине чакырсам да,

Кире әйләнеп миңа кайтмадың.

Мөслимә БАҺАМАНОВА, Манзарас

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&etext=762.g5DhEAhTwIV6YW-

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk