Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Тәрәзәмне кага яз җиле

Март кояшы күктә көлә, Нурга күмгән кояш бар җирне. Каршыла, дип беренче яз аен Тәрәзәмне кага яз җиле. Ачтым тәрәзәмне җылы җилгә Яз җилләре өйгә керделәр, Әнкәем күк битләремнән сөеп, Бәйрәм белән, сау бул, диделәр. 8 март - безнең бәйрәм бит ул Кайда чәчәкләр бар, бирегез! Бәйрәм белән котлап әнкәйләрне,...

Март кояшы күктә көлә,

Нурга күмгән кояш бар җирне.

Каршыла, дип беренче яз аен

Тәрәзәмне кага яз җиле.

Ачтым тәрәзәмне җылы җилгә

Яз җилләре өйгә керделәр,

Әнкәем күк битләремнән сөеп,

Бәйрәм белән, сау бул, диделәр.

8 март - безнең бәйрәм бит ул

Кайда чәчәкләр бар, бирегез!

Бәйрәм белән котлап әнкәйләрне,

Якын итеп, дуслар, килегез.

Онытмагыз исән вакытында,

Әнкәйләргә ешрак кайтыгыз.

Күчтәнәчләр кирәк түгел аңа,

Җылы сүзләр генә әйтегез.

Ялгыз әбиләрне онытмагыз,

Хәл белергә ешрак кайтыгыз,

Бәйрәм белән котлап әнкәйләргә

Бер җылы сүз генә әйтегез.

Бәйрәм белән сезне, хатын-кызлар,

Күңелләргә хисләр тулганнар.

Бәхет шатлык белән яшәгез сез,

Бәйрәм белән дуслар, туганнар!

Кәүсәрия ГАЛИУЛЛИНА, Манзарас

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk